Шәһри Казан

Карның кайчан төшәчәге һәм 31 декабрь төнендә нинди һава торышы булачагы билгеле

«Мондый хәлне кем күргән. Бер гасыр яшәгән әби-бабайлар да хәтерләмидер мондый кышны. Декабрьдә тамчы тамсын инде. Күзгә кырып салырлык кар булмасын!» Элек хөкүмәтне сүккән, тормыштан зарланган халык шулай дип соңгы арларда күк канцеляриясенә, һава торышына ризасызлык белдерә башлады.

Ләкин мондый карсыз кышлар  Пушкин заманында ук булган икән. Ул үзенең «Евгений Онегин» поэмасында  карның бары 3 январьда гына явуы турында язган. 1982 елда инде Яңа елны карсыз каршы алабыз дип торганда 29 декабрьдә ак мамык кар яуды.1990,  2008 елларда да карсыз җылы декабрь  булды.

Дөресен генә әйткәндә, быелгы кыш кышлыгын итәсе килеп, декабрьнең берендә үк ап-ак карын яудырды. Көзге каралыкны күмеп, күңелләрне акландырып-шатландырып көне буе буранлады ул. Инде кыш чыгарга килгәндер дидек...Ләкин һава торышы җылы булу сәбәпле, ул кар чана шуар тауларга түгел,  ә күлләвекләргә әйләнеп эреп бетте. Кар болытлары үзләренең гайрәтләрен тагынбер тапкыр  17 декабрьдә күрсәтеп карадылар. Ләкин шәһәрләрдә температура  югарырык булганга күрә  (алар җылылык утраулары дип атала) анысы да эреп бетте. Шуңа да авыллардан килгән фотолардагы ак карга көнләшеп тә сокланып та карарга туры килә әлегә  без шәһәр кешеләренә.

Ләкин бу вакытлыча кыенлык кына диләр. 30-31декабрь һәм 31 -1 Яңа ел төнендә кар  булыр дап ышандырдылар. Аны  көнбатыш циклоны алып киләчәк, ди.( Ә моңарчы безнең якта Төньяк  Атлантика циклоны хакимлек иткән.)  Ул чакта Яңа елның иң кадерле иң шәп бүләге кар булмагае әле быел. Көтеп карыйк. Чөнки бу хакта  Хуҗа Насретдин түгел (ул гына яңгыр явамы дип сорагач,  я ява, я юк дип җавап биргән дигән мәзәк йөри), бу  сөенечле яңалыкны Казан дәүләт университеты профессоры, метеорология, климатны өйрәнү һәм атмосфера экологиясе  кафедрасы мөдире  Юрий Переведенцев һәм аның шәкерте әлеге кафедра доцента Тимур Әүһәдиев озак еллардагы тәҗрибәләргә таянып һәм фәнни яктан  диаграммалар белән исбатлап әйтте. Кар дигәч, матбугат конференциясендә утырган журналистларның  кәефләре күтәрелеп китте. Алайса, ул быелгы карсызлык  кемнәрнеңдер кесәсен калынайтырга  да булыша бугай әнә. Казансу  ярындагы  мәйданчыкта  ясалма кардан таулар, шугалаклар төзеп  яталар. Керү билетлар белән булачак ди.

Реклама

Ләкин кышын кар катламы чаңгы-чана шуар, олысына-кечесенә күңел ачар  өчен генә түгел, ә уҗымнарны  язга кадәр тыныч йоклату өчен җылы юрган буларак та кирәк. Шушы ак калын юрган булмаганга  быел җир 40 сантиметр  тирәнлектә  туңган диләр галимнәр. Бу уҗымнар өчен дә әйбәт түгел, язгы ташу куркынычын да тудыра. Бигрәк тә, яз иртә килгәндә. Быел әлегә кар катламы 6 сантиметр гына тәшкил итә. Аны КФУның метеомәйданчыгында үлчәгәннәр.

Бүген иң күп сөйләнелә торган тема ул һава торышыдыр. Хәтта сәясәт тә ничектер икенче планга калып бара. Төрле имеш- мимешләр дә күп тарала   Быел Яңа ел төнендә  төкерек катарлык 30 градустан артык салкынлык була икән дип тә куркыттылар инде. Ләкин төрлесен күргән халыкның куркыр туннары тузган, күрәсең, Моңа әләни игътибар итүче булмады. Бәлки, бу хәбәрләрне тун киез итек сатучылар чыгарадыр. Товарларын күпләп алсыннар дип. Яңа елда  бик салкын булган еллар да булмады түгел булды. Шөкер, катып үлмәдек. Ә быел андый куркыныч салкыннар көтелми. -11-12 градус тирәсендә генә булачак, диделәр. Ә инде ябалак-ябалак ак  мамык кар да явып торса,  бөтенләй әкияттәгечә сихри-серле булачак быелгы Яңа ел төне.  

Табигатьнең мондый көйсез кияү кебек холкын  галимнәр глобаль җылыну белән бәйлиләр. Эреле-ваклы торбалар тараткан төтен  аркасында Җир җылына, бозлыклар эри. Болар бөтенесе дә тулы бер организм булып яшәп яткан табигатькә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Шуңа һава торышы бер алдын бер артын күрсәтеп, моңа сәбәпче булган кешеләрне дә җәфалый. Бәлки,  уйланырга чакыруыдыр.

Анна Арахамия фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: