Онкологик авырулар арасында ирләрдә - мәни бизе рагы киң таралган булса, хатын-кызларда беренче урында - күкрәк яман шеше тора.
Татарстанда 30 ноябрьгә кадәр күкрәк рагын кисәтү декадасы дәвам итә. Әлеге декада кысаларында бүген Казанда дүртенче Халыкара маммопластика мәктәбе ачылды. Бу чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән, чит илләрдән җыелган 150ләп белгеч сөт бизләрен яңадан торгызу һәм эстетик хирургия буенча тәҗрибә уртаклашачак. Иртәгә белгечләр маммопластика буенча операция ясау үрнәкләре күрсәтәчәк.
Әлеге мәктәп Казанда беренче тапкыр 2012 елда оештырылган. Быел менә дүртенчесе уза. Очраклы да түгел. Татарстан - күкрәк авыруларын дәвалау буенча заманча технологияләр куллана торган алдынгы төбәкләрнең берсе. Бүген заманча технологияләр операциядән соң да күкрәкләрне тулысынча тернәкләндерергә мөмкинлек бирә. Казанда күкрәккә пластик операция ясау белән шөгыльләнгән 14тән артык клиника исәпләнә.
- Сөт бизләрендәге яман шешне дәвалаганнан соң, реконструктив, пластик хирургия белән шөгыльләнүче иң яхшы табиблар Республиканың клиник онкологик диспансерында дип әйтә алам. Татарстанда онкологиядән дәваланган хатын-кызларга елына 300дән артык күкрәк белән бәйле реконструктив операция ясала. Табиблар Европа стандартлары буенча эшлиләр. Шулай да бүгенге мәктәп кысаларында алар Бөекбритания, Испаниядән килгән коллегаларыннан яңа алымнарга өйрәнер, тәҗрибә туплар дип ышанам, - ди Татарстанның Сәламәтлек Саклау министры Адел Вафин.
Чарада катнашучылар: "Партия дигәч, Ленин күз алдына килеп баскан кебек, маммопластиканы профессор Масиадан башка күзаллап булмый", - диләр. Испаниянең Барселона шәһәрендә пластик хирург, профессор Джауме Масиа әйтүенчә, чит илдә дә иң киң таралган операцияләрнең берсе нәкъ менә күкрәк белән бәйле икән. Онкологик авырудан соң, реконструктив операциядән тыш, эстетик хирургия ярдәме сорап килүчеләр артканнан арта бар. Ягъни, гүзәл затлар арасында күкрәгенең размерын зурайтырга теләүче, кечерәйтүче, формасын үзгәртүчеләр күп. Бөекбританиянең Лондон шәһәреннән килгән профессор Джиан Фархади исә сөт бизләренә реконструктив операцияләр Татарстанда елына 300 ясалса, чит илләрдә һәр клиникада елына 300 тапкыр була, ди. Гадәттә, бу операция чыгымнарын медицина иминиятләштерү компанияләре күтәрә. Дөрес, күп клиентлар үзләре теләгән хирургка эләгергә теләп, сыйфатлы медицина, уңайлы шартлар өчен түләргә дә әзер.
Чит ил галимнәре исә быел табибларга кешенең үз тукымасын күчереп утырту барәбәренә ясалган операцияләр хакында тәҗрибә уртаклашырга җыена, операцияләр ясау буенча мастер-классларда да моңа басым ясалачак.
Татарстан өчен бу алым яңалык түгел. Республика клиник онкология диспансерының маммология бүлегендә онколог- табиб Артур Исмәгыйлев:
- Кешенең үз тукымасын файдаланып операция ясау уңай нәтиҗәләр бирә. Әлеге микрокан тамырлары белән бәйле операцияләр бездә тирәнтен өйрәнелеп бетмәгән. Элек сөт бизе яман шешеннән соң, реконструктив операция вакытында тукыманың мускулы файдаланыла иде, әмма, бу хатын- кызга бер яктан ярдәм итсә, икенчедән, кыенлыклар тудыра. Шуңа да кан тамырларын кулланып, операция ясауга күчтек. Бу өлкәдә тәҗрибә туплыйсы, белемнәрне ныгытасы бар, бүгенге чарада катнашу бу эштә ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - диде.
Табиблар бала тапмау, эчкечелек, артык тән авырлыгы булу, баланы имезмәү, аборт ясату, стресслар, мастит белән авыру, күкрәкләр бәрелү, кысылу яман шешкә китерергә мөмкин, диләр.
Түбәндәге очракларда кичекмәктән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк:
-күкрәктә шешләр, төеннәр, каты бизләр барлыкка килгәндә,
- күкрәк тиресе "лимон кабыгы" кебек кытыршы, ялкынсынган булганда,
- култык астында бизләр тоемланганда,
- күкрәктән төрле бүлендекләр килгәндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар