16+

400 ел һәм 5 мең чакрым аша Ватанын тапкан татар

Татар халкы тарихының башка халыкларныкы белән уртаклыклары күп. Кемдер аны, язмышның барлык ачысын-төчесен татыды, ди. Башкалар исә фаҗигаләрне читкәрәк куеп торып, халкыбызның уңышларын санарга ярата. Өченчеләр исә уңыш ул үзе дә фаҗига образында килергә мөмкин дигән фикердә. Минемчә, татар тарихы турында нәкъ менә шуны әйтергә була. Тыныч татар иленә мәрхәмәтсез...

400 ел һәм 5 мең чакрым аша Ватанын тапкан татар

Татар халкы тарихының башка халыкларныкы белән уртаклыклары күп. Кемдер аны, язмышның барлык ачысын-төчесен татыды, ди. Башкалар исә фаҗигаләрне читкәрәк куеп торып, халкыбызның уңышларын санарга ярата. Өченчеләр исә уңыш ул үзе дә фаҗига образында килергә мөмкин дигән фикердә. Минемчә, татар тарихы турында нәкъ менә шуны әйтергә була. Тыныч татар иленә мәрхәмәтсез...

Мин, күп гасырлар элек Идел буеннан Речь Посполитая поляк-литва дәүләтенә күчеп китеп, тамыр җибәргән татарлар нәселеннән. Ата-бабаларымның тарихы - татар халкының катлаулы тарихи мозаикасының бер өлеше. Алар монда XVII гасырда күчеп килеп, инде Алтын Урда чорыннан ук биредә яшәгән мөселман кардәшләре белән кавышалар.
Идел буе татарлары, сугыш җимергән туган илләрен ташлап китеп, Көнбатышка юл тоталар. Алтын дәвердә яшәгән җирле халык безнекеләрне бик яхшы каршы ала, кунакчыллык күрсәтә. Татарлар яңа өйләренә тиз ияләшәләр. Кулларына корал тотып дәүләтне саклыйлар, шуның белән яңа җитәкчелеккә тугрылыклы булуларын күрсәтәләр. Соңрак хәтта вак дворяннар рәтендә дә күренә башлыйлар. Ассимиляция һәм милләтара өйләнешү нәтиҗәсе буларак, бик күп татарлар үз ирекләре белән христианлыкка күчә, чын поляк булып санала башлый.
XVIII гасыр башы Речь Посполитая өчен фаҗига алып килә, бу бөек цивилизациянең соңгы көннәре җитә. Киләсе гасыр романтик милләтчелек идеяләре үсеше белән билгеләнә. Поляк татарлары исә аларны кайчандыр җылы кабул иткән илдә, ләкин хәзер инде бөек Наполеон державасы составында яшәүләрен дәвам итәләр. Бәйсез поляк дәүләте инде яңадан торгызылмый.
Халкыбызның бер өлеше инде гасырлар дәвамында дворян катлавы вәкиле буларак, хәтсез генә милек туплап, яхшы тормыш кичерсә, башкалары илдәге сәяси тотрыксызлык һәм туган далаларны сагыну сәбәпле, үзенә тынычлык табалмый. Яңа маҗаралар эзләп, алар Көнчыгышка юл тоталар. Безнең ата-бабаларыбыз меңләгән чакрымга сузылган яңа сәяхәт башлыйлар.
ХХ гасыр башында Көнчыгыш Европада Феникс кошы - бәйсез Польша дәүләте туып килә. Аңа да карамастан, халык чираттагы чит ил интервенциясеннән куркып, дәүләт сугыш мәйданына әверелер дип хафалана. Шуның өчен полякларның бер өлеше, шул исәптән безнекеләр дә, үзләренә яңа ватан итеп Американы сайлап, океанның аръягына юнәләләр.
Ниндидер дәрәҗәдә без барыбыз да гел юлда инде. Кемдер меңләгән чакрым үтеп, бертуктаусыз дөнья гизә, башкалар китап битләре аша тарих буенча сәяхәт итә. Минем сәяхәтем исә ата-бабаларым ХХ гасыр башында күченеп килгән Американың бер почмагыннан башланды. Юлымны да шулай ук халкыбызның бер өлеше күчеп килгән Вильнюска таба тоттым. Польша татарларының Мәккәгә барып хаҗ кылырга мөмкинлекләре чикләнгән булганга күрә, алар Вильнюска килеп үзенә күрә «мәдәни хаҗ» кылганнар, чөнки бу яклар алар өчен мәдәни яктан бик әһәмиятле. Мин дә бу якларга килеп чыктым, элек бу җирләр турында ишеткәнем генә бар иде.
Ислам мәдәнияте белән кызыксына торгач, мөселман диненең үз тормышымда никадәр әһәмиятле икәнен аңлый башладым. Юлым Истанбулга барып чыкты. Монда да беркадәр матур тормыш һәм рәхәт тормыш кичердем, инглиз теле укытучысы булып эшләдем, фотография белән шөгыльләндем. Госманлы империясе тарихы буенча магистратурада укыдым. Ислам цивилизациясе белән якыннан танышу мине тарихи ватанга - Польшага түгел, ә безнекеләр «Идел аръягы» дип атаган җирләргә кайтарды.
Шулай итеп, 2010 елның февралендә мин Казанга килеп, 400 ел элек башланган метафизик сәяхәтне тәмамладым. Мөгаен, дүрт гасыр элек минем берәр ерак туганым менә монда, Казанда, елга каршындагы кирмән янында таш куеп калдыргандыр. Ә хәзер исә бу җиргә мин килдем, гасырлар тузанын җыйган шул ташны табып алдым. Беренче карашка гап-гади таш булып тоелган хатирәне мин биштәремә салып куям да үзем белән шушы яңа, әлегә бик таныш булмаган, ләкин инде икенче йортыма әверелгән Татарстан, Идел буеның бер кисәген алып китәм. 400 ел һәм 5 мең чакрым аша мин ата-бабаларымның эзенә төшеп, алар узган юлларны уздым.
Бу җир - минем тормышымда иң әһәмиятле булган кеше, хәләл җефетем туган җир. Бу җир - минем яңа сәяхәтләрем һәм маҗаралар башланган җир. Без «тормыш» дип атаган олы сәяхәтем дә шушы җирләрдә тәмамланыр дип өметләнәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading