16+

9 май Казанда: Җиңү парады, «Үлемсез полк», Җиңү паркында бәйрәм һәм «Казан-Арена»да концерт

9 майны Казанда бик зур масштабта билгеләп үтәчәкләр: шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм чаралары әзерләнде, алар шәһәрнең барлык районнарын, паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үз эченә алачак, дип хәбәр итә KZN.RU. Җиңү парады, «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү паркында үтәчәк бәйрәм, шулай ук «Казан-Арена» стадионындагы концерт – бу көннең төп вакыйгалары булачак.

9 май Казанда: Җиңү парады, «Үлемсез полк», Җиңү паркында бәйрәм һәм «Казан-Арена»да концерт

9 майны Казанда бик зур масштабта билгеләп үтәчәкләр: шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм чаралары әзерләнде, алар шәһәрнең барлык районнарын, паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үз эченә алачак, дип хәбәр итә KZN.RU. Җиңү парады, «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү паркында үтәчәк бәйрәм, шулай ук «Казан-Арена» стадионындагы концерт – бу көннең төп вакыйгалары булачак.

Меңьеллык мәйданында Җиңү Парады

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларының берсе Меңьеллык мәйданы булачак. Тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә ала, тамашачылар Казан Кремле диварлары янында урнашачак.

Парад 10.00 сәгатьтә башлана, әмма шәһәрлеләрне тантаналы программага иртәрәк – 9.30 сәгатькә килергә чакыралар. Парадка керүнең иң уңайлы урыны – «Кремль» метро станциясе ягыннан.

«Үлемсез полк» акциясе

Быел «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнашучылар хәрәкәте маршруты элеккечә калды. Катнашучыларны җыю 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә Аграр университет тирәсендә башлана, анда тикшерү зонасы булачак. Колоннага шулай ук Мөштәри, Гоголь һәм Жуковский урамнарыннан да кушылырга була.

Казанда йөрешнең старты 15.00 сәгатькә билгеләнгән. Башында Җиңү Байрагы булган колонна Пушкин һәм Карл Маркс урамнары киселешендә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры яныннан хәрәкәт итә башлый. «Үлемсез полк» шәһәр үзәгеннән: Карл Маркс урамыннан, Лобачевский урамы аша, Черек күл паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап уза. «Үлемсез полк» маршрутының озынлыгы якынча 2 км тәшкил итә.

Әлеге чара Меңьеллык мәйданында тәмамланачак, анда акциядә катнашучыларны концерт программасы көтә.

 

Җиңү паркында бәйрәм

10.00 сәгатьтә Җиңү паркында көне буе дәвам итәчәк бәйрәм программасы старт ала. 11.00 сәгатькә кадәр биредә «Җиңү варислары» фестивале уза, 15.00 сәгатькә кадәр балалар интерактив мәйданчыклары эшләячәк.

11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр паркта Казан яшь армиячеләренең һәм мәктәп укучылары хокук саклау отрядларының бәйрәм парады, 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «Җиңү фанфарлары» балалар фестиваленең гала–концерты уза. 14.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр паркка килүчеләрне районның иҗат коллективлары чыгышлары белән концерт программасы көтә. 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Рио Рита – җиңү шатлыгы» концерт программасы оештырыла.

 

«Казан-Арена» стадионында концерт

19.00 сәгатьтә «Казан-Арена» стадионында сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре концерт программасы старт ала. Шунда ук 21.00 сәгатьтә «Җырлый торган Казан» концерт программасы куела, бәйрәм көне 22.00 сәгатьтә башланачак төсле фейерверк белән тәмамлана.

0+

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading