Күптән түгел Гомумроссия халык фронты Мәскәүдә "Сыйфатлы һәм уңайлы медицина өчен" дип исемләнгән форум уздырды.
Әлеге чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Татарстан делегатлары исә бу форумда республикабызны танытты, сәламәтлек саклау өлкәсендәге фикерләрен, тәкъдимнәрен ил җитәкчелегенә җиткерде. Форумнан соң, нәтиҗәләр белән безнең делегатлар Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафинны да таныштырды. Казан югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә узган түгәрәк өстәлдә медицина өлкәсендәге уңышлар, кимчелекләр, чишәсе мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.
- Президентыбыз искәрткәнчә, соңгы 5 ел эчендә республикада халык саны арту күзәтелә. Медицина өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр шактый. Татарстанда йөрәк, бавыр күчереп утырту буенча беренче операцияләр ясалды. Балалар хосписы ачылды. 2014-15 елларда медицина өлкәсен модернизацияләүгә 5,8 мииллиард сум акча бүленде. Авыл җирендәге медицинага зур игътибар бирелә. Районнарда 1775 фельдшерлык пункты санала. Күп медицина учреждениеләре төзекләндерелә, яңартыла. Казанның 50 еллык онкология диспансеры бүген заманчалашты, Әлмәттән яман шеш диагнозы куелган кешеләрнең 94 проценты бирегә килеп дәвалана. Казан шәһәренең 7нче хастаханәсендә көненә иң күбе 72 операция ясала, бу рекордлы сан. Россиядә иң зур балалар сырхауханәсе бездә Азинода урнашкан. Бу бездәге медицинаның һәркем өчен ачык булуын аңлатмыймы? - дип риторик сорау белән мөрәҗәгать итте залда утыручыларга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин. Ул республикадагы медицина өлкәсендәге уңышлар турында да сөйләде.
Татарстандагы медицина системасын күп яктан башка төбәкләргә үрнәк итеп куярга була. Бездә күп нәрсә оешкан төстә башкарыла. Әйтик, республикада заманча Патология анатомиясе хезмәтләре эшли. Алар гади морг кына түгел, кешенең үлеме сәбәбен ачыкларга ярдәм итәләр, дөрес диагнозны куйганда мөһим роль уйныйлар. Бу исә табибларның эшчәнлеген камилләштерү өчен бик кирәк. Министр киләчәктә Татарстанда тагын шундый ун үзәк ачарга теләүләре хакында да әйтте. Казанда сафка басачак перинаталь үзәк тә халык өчен файдалы булачак. Бина балалар республика клиник хастаханәсе янәшәсендә булгач, бу тумыштан килгән авыруларны тиз арада, вакытында дәвалау мөмкинлеге бирәчәк. Татарстанда 13800 донор исәпләнә, елына 36 тонна кан әзерләнә. Бары бездә генә мотофельдшерлар бар. Мотоциклдагы "ашыгыч ярдәм" хезмәте тиешле урынга 10-15 минутка тизрәк килеп җитә. Бу үз чиратында кешегә беренче ярдәм күрсәтүне тизләтә.
- Татарстанда 20 меңнән артык кеше бушлай медицина хезмәте ала. Безнең максат авыруны беренчел стадиясендә дәвалап дөрес диагноз кую гына түгел, дәвалануның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын бәяләү. Кеше үз сәламәтлегенә карата, туклануына игътибарлырак булсын иде. Быел парклар һәм скверлар яңартылды, димәк, сәламәтлекне ныгыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Европа илләрендә бу юлны күптән үттеләр. Финнар мәсәлән, үлүчеләр саны арта башлагач сәламәтлеген, туклануын контрольдә тота башлады. Кеше диваннан торып хәрәкәткә күчте. Бездә бу процесс тизрәк барыр дип уйлыйм. Татарстанда моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Без үз проблемаларыбызны беләбез, һәм чишәргә омтылабыз, ди Адел Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар