16+

Африка җылылары килә!..

Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла... Бик озак көтеп алынган җылы һәм кояшлы һава торышы, ниһаять, килеп җитте бит, ә! Урамнан керәсе дә килми хәзер: рәхәтләнеп яз һавасын сулап, табигатьтә йөр дә йөр икән...

Африка җылылары килә!..

Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла... Бик озак көтеп алынган җылы һәм кояшлы һава торышы, ниһаять, килеп җитте бит, ә! Урамнан керәсе дә килми хәзер: рәхәтләнеп яз һавасын сулап, табигатьтә йөр дә йөр икән...

Синоптиклар әйтүе буенча, бу атнадагы һава температурасы күбрәк апрельгә түгел, ә июньгә охшаячак. Илгә Африкадан җылы дулкыннар килә, ди алар. Дөрес, бу бездә дә Африкадагы кебек бик эссе була дигән сүз түгел, чөнки җылылык карларны эретеп бетерүгә тотылачак. Әмма алдагы көннәрдә җылы һәм коры һава булачагы шиксез. Белгечләр, инде бу атнада ук яшел чирәмнең баш төртүен һәм агачтагы бөреләрнең ачыла башлавын күреп булачак, дип сөендерә.
Бүген дә республикабызда искиткеч һава торышы көтелә: көн кояшлы булырга тиеш, температура 11 градустан 16 градуска кадәр җылытачак. 19 апрель төнендә дә җылы: 2-7 градус. Көндезге якта исә күпләр, бүген җәй көнедәй матур, дип әйтердер. Һава температурасы 18 градуска кадәр җылыта. Кайбер якларда ул +20 градуска кадәр җитәргә дә мөмкин хәтта. Кыскасы, табигать кочагында иркәләнү өчен менә дигән көн буласы. Ялларга аз гына температура төшәчәк һәм кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин дип әйтсәләр дә, урамда җылы язгы һава сакланырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading