16+

“Ак Барс” Банк турында ялган хәбәр таратучыларны хокук саклау органнары тикшерәчәк

Соңгы арада социаль челтәрләрдә, кесә телефоннарына банклардан акчаларны алырга өндәп җибәрелгән смслар барлыкка килә башлады. "Ак Барс" исә үзенә кагылышлы мәгълүмати һөҗүм хакында Үзәк Банкка да хәбәр иткән.

Мониторинг һәм кредит-финанс өлкәсендә компьютер һөҗүмнәренә җавап кайтару үзәге мәгълүматлары буенча, кредит оешмаларына карата мондый мәгълүмати һөҗүмнәрнең тәэсире булмый калмый, шуңа да үзәк вакыйганы күзәтү астында тота. Интернет челтәрендә "Ак Барс" Банкка кагылышлы ялган имеш-мимешләр таратылу белән бәйле рәвештә, Россия Банкының Идел буе Нократ дәүләт идарәсе банк клиентларына бу мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәве турында хәбәр итә. Банк гадәти режимда эшли. Үз клиентларын тиешенчә кабул итә. Әгәр массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет сайтларда, мобиль системалар аша "Ак Барс" Банкка бәйле мондый ялган хәбәрләр алга таба да бастырылса, билгеләнгән тәртип буенча, Үзәк Банк хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итә алачак, дип хәбәр итә Россия банкының Идел буе Нократ дәүләт идарәсе.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading