16+

Алар бездән ярдәм көтә

Заманасы шундыйга китте инде: хәзер бер-береңә ярдәм итмичә яшәп булмый. Бу юлы син булышсаң, икенчесендә исә үзеңә дә ярдәм кирәк булуы бар. Интернетта, газета битләрендә, ярдәм итүне сорап, күпме авыру балалар һәм аларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә бит. Аларга ничек тә булса булышу өчен, безнең кулдан килә торган бердәнбер әйбер шул:...

Алар бездән ярдәм көтә

Заманасы шундыйга китте инде: хәзер бер-береңә ярдәм итмичә яшәп булмый. Бу юлы син булышсаң, икенчесендә исә үзеңә дә ярдәм кирәк булуы бар. Интернетта, газета битләрендә, ярдәм итүне сорап, күпме авыру балалар һәм аларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә бит. Аларга ничек тә булса булышу өчен, безнең кулдан килә торган бердәнбер әйбер шул:...

Газетабызда эшләүче талантлы журналистыбыз Айнур Галимовка да, «Шәһри Казан» башлап җибәргән акциягә кушылып, бик күпләр ярдәм кулы сузды. Яңа ел алдыннан Казанда янә бер хәйрия акциясе уздырыла: «Мелочь - не мелочь!» дип атала ул. 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акцияне «Балачак шатлыгы» («Радость детства») хәйрия фонды оештыра. Ул церебраль паралич белән авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Көн саен фондка әти-әниләрдән тернәкләнү курсын үтәргә, медицина препаратларын һәм тренажерлар алырга ярдәм итүне сорап, хатлар килә. Кирәк булган акчаның күләме дә кечкенә түгел - 40 меңнән 200 меңгә кадәр. Церебраль паралич белән көрәшү бик авыр һәм озак вакытны сорый: операцияләр һәм даими рәвештә тернәкләнү курслары таләп ителә. Һәр тернәкләнү курсы ул - җиңүгә бер адым дигән сүз. Авыру балалар өчен савыгырга ярдәм итә торган тагын бер тернәкләнү курсын уза алу Яңа елга иң зур бүләктер, мөгаен. «Балачак шатлыгы» хәйрия фонды ярдәм акциясен шундый максат белән үткәрә дә инде. Ул менә нидән гыйбарәт: һәрберебезнең диярлек кесәсендә, акча янчыгында күп вакытта вак акча чылтырап йөри. Аларны кая куярга да белмибез бит кайвакытта. 25 декабрьгә кадәр хәйрия фонды, рәхмәтле булып, әлеге тиеннәрне кабул итеп алачак. Акча җыю тартмасын эш урыннарында да куярга мөмкин. Вак акчаларны шулай ук хәйрия фондының офисына да алып килергә була. Казанның бер сәүдә үзәгендә дә, вак акчаларны җыяр өчен, махсус куб урнаштырылачак. Офисларда, төрле учреждениеләрдә җыелган вак акчаларның барысын да шунда салачаклар. Бу куб символик рәвештә бөтен шәһәр халкының акча җыю савыты ролен үтәячәк. Барлык җыелган акчалар да церебраль паралич белән авыручы балаларны дәвалауга һәм тернәкләндерү уздырырга тотылачак.
Әлеге хәйрия акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр (843) 211-41-49, 258-31-24 телефон номерына шалтыратып яки fund-rd@mail.ru электрон почтасы аша элемтәгә керә ала.
Белешмә өчен: «Балачак шатлыгы» хәйрия фонды коммерция оешмасы түгел, аның эшчәнлеге җитди авырулы балаларга акча җыюдан гыйбарәт. Фонд үзенең эшчәнлеген 2012 елда башлап җибәргән. Ул төрле хәйрия чаралары оештыра, инде берничә кампания уздырган.
Әлмәт шәһәреннән 3 яшьлек Эмиль Маликовка куелган диагнозлар - балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез, Веста синдромы (эпилепсия), күрү нервының өлешчә атрофиясе. Эмильгә Чиләбе шәһәренең «Сакура» медицина үзәгендә тернәкләнү курсын үтәргә кирәк. Сабый өчен иң яхшы булган тернәкләнү курсына 99 мең 500 сум акча таләп ителә.
4 яшьлек Элина Мамедова исә Чаллы шәһәреннән. Аның диагнозы - балалар церебраль параличы, психик һәм сөйләм үсешенең тоткарлануы, симптоматик эпилепсия. Бүгенге көндә Элинага МОТОмед дигән тренажер бик тә кирәк. Ул аңа хәрәкәтләнү функциясен кайтарырга ярдәм итәчәк. Әлеге тренажер 6713 евро тора, бу якынча 269 мең сум дигән сүз.
Эмильгә дә, Элинага да сез банк реквизитлары буенча акча күчереп ярдәм итә аласыз.
«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды:
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139 Казан шәһәре, Ю.Фучик урамы, 91, оф. 19
Тел.:+7(843)258-31-24; +7(843) 211-41-49
р/с 40703810424640004020
в филиале №6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955
Шулай ук 7715 номерына «ФОНД» сүзен язып, соңыннан буш урын калдырып һәм «бүләк итәчәк акчаның күләме»н («сумма пожертвования») күрсәтеп, SMS җибәрергә мөмкин.
Әзер квитанцияне исә fund-rd@mail.ru сайтында (монда шулай ук тулырак мәгълүмат та бирелә) «Ярдәм итәсем килә!» («Хочу помощь!») бүлегендә табарга була.
Түләү квитанциясендә түләүнең максатын да күрсәтергә кирәк - «хәйрия акчасы» («благотворительное пожертвование»).
WebMoney: R415071559625
Яндекс-кошелек: 410011372597110

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading