Шәһри Казан

Алучы да, бирүче дә гаепле

«Бездә кеше шул кадәр көчсез ки, әлеге явызлыкның тамыр җәюен бернәрсә дә туктата алмый» - бу сүзләр Россиядәге төп бәлаләр исемлегенә кергән юллар яки юләрләр хакында түгел. Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең тәрбия эшләре буенча проректоры Рөстәм Фәрит улы Зарипов әлеге фикерен коррупциягә адреслады.

Реклама

Соңгы елларда республикада коррупциягә каршы җитди көрәш башланды. Чараларның чираттагысы ветеринар медицина академиясендә үтте. «Яшьләр коррупциягә каршы» исеме астында узган форумда йөздән артык студент катнашты.
Пленар утырышта чыгыш ясаучылар проблеманың тамырына балта чабу хакында түгел, бәлки ришвәтчелек очракларын киметү турында сүз алып барды. Күпләр нәкъ менә студент елларында очраша да бит инде коррупция белән. Югары уку йортларында гаделлек хөкем сөрә дип күпме генә сөйләсәк тә, акчага барып терәлгән очраклар юк түгел. Бигрәк тә физкультураның «сатлык» фән булуы мәгълүм. «Ришвәт бирүче генә түгел, алучысы да шундый ук җинаять кылган була. Яхшылап уйлап карасаң, барысы да коррупциягә барып тоташа бит. Төзек түгел самолет-теплоходларның кулланылышта булуы, йортларның аннан-моннан гына төзелүе, биналарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү - барысы да акча биреп хәл ителгән мәсьәләләр. Бүген булмаса, кулыгызга диплом алып эшли башлагач, барыгызга да бу бәла белән күзгә-күз очрашырга туры киләчәк», - дип, фикерләре белән уртаклаштылар утырышта чыгыш ясаучылар.
Нәкъ менә әлеге уку йортында җыелу да очраклылык түгел. Бүген ришвәтчелеккә катнашы булган өлкәләр арасында медицина беренче урынны алып тора. Ветеринар медицина да искәрмә түгел. Пленар утырыш тәмамланганнан соң, студентлар секцияләргә бүленделәр. «Ветеринариядә коррупция», «Ветеринар санитариядә коррупция» һәм «Югары уку йортларында ришвәтчелек» кебек секцияләрдә яшьләр проблемага үз карашларын белдерә, чишү юлларын тәкъдим итә алдылар. Җитәкчеләр исә, үз тормышларыннан мисаллар китереп, студентларның тәҗрибәсен тулыландырды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: