16+

Апрель «күчтәнәчләре» куандырырмы?

Яз – үзгәрешләр чоры. Кар астыннан бәреп чыккан һәрбер чәчәккә шатланып, күңел нәрсәгәдер өметләнә, нидер көтә, ләйсән яңгыр тамчылары бәхет белән бергә укмашып явар төсле. Интернетта берсе: «Сары чәчәкләр чыккан, былтыргы кебек», дип язып куйган иде. Гел сары булган чәчәкләр быел гына зәңгәр булмас инде ул, ә менә һәрбер яз үткәндәгесеннән аерыла да ала.

Апрель «күчтәнәчләре» куандырырмы?

Яз – үзгәрешләр чоры. Кар астыннан бәреп чыккан һәрбер чәчәккә шатланып, күңел нәрсәгәдер өметләнә, нидер көтә, ләйсән яңгыр тамчылары бәхет белән бергә укмашып явар төсле. Интернетта берсе: «Сары чәчәкләр чыккан, былтыргы кебек», дип язып куйган иде. Гел сары булган чәчәкләр быел гына зәңгәр булмас инде ул, ә менә һәрбер яз үткәндәгесеннән аерыла да ала.

Апрель башында ук пенсия­ләр индексацияләнә дигәннәр иде. Бу яңалык социаль пенсия һәм дәүләт түләүләренә ия булучыларга, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, хәрбиләрнең гаиләләренә, ятим балаларга, хәрби бәрелеш­ләрдә катнашканнарга һәм ветераннарга, радиацион, техноген фаҗигаләрдән зыян күрүчеләргә кагыла. Барлыгы 4 миллионга якын гражданның пенсияләре артачак.

Апрель башында, гадәттә, хәрби хезмәткә чакырылыш башлана. Йөз көнгә – 15 июльгә хәтле барачак язгы чакырылышта үзгәрешләр юк, ул 18 яшьтән алып 27гә хәтле сәламәт булган ир-егетләргә кагыла. «Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турында»гы Федераль закон буенча, кайбер төр категориягә керүчеләр өчен кичектерелү дә үзгәрешсез: сәламәтлек буенча вакытлыча хезмәттән азат ителүче укучылар һәм студентлар, ялгыз ата-аналарның балалары, өч яшькә хәтле физик мөмкинлекләре чикләнгән балалары булучылар, авыр хәлдәге туганнарын караучылар.

Хәрби хезмәткә кемнәрнең чакырылмаганын Оборона министрлыгы сайтыннан карап була. Җәй урталарында укуын тәмамлаячак укучылар өчен кичектерелү август ахырына хәтле дәвам итә, шулай булгач, язгы чакырылышка алар эләкми. Әмма аңлашылмаучанлыклар юк түгел, мәсәлән, закон буенча, югары белем алучылар бер тапкыр гына хәрби хезмәттән кичектерелү мөмкинлегенә ия. Хәзер югары уку йортларында уку бакалавриат белән магистратурага бүленгәч, кайбер магистрантлар (чакырылу яшенә җиткәннән соң мәктәпне тәмамлаучылар һәм бакалавриатта укып, ике тапкыр кичектерелү алучылар) тагын бер кичектерелүгә дәгъва белдерә алмый. Хәзер андыйлар өчен өстәмә кичектерелү бирә торган закон проекты Дәүләт Думасында карала. Әлеге документ кабул ителгән очракта, әлеге бер еллык кичектерелү срогына югары уку йортларының әзерлек курслары тыңлау­чылары да (бюджетныкы булганда һәм әзерлек бүлегенә мәктәпне тәмамлаган елда кергән очракта) ия була ала. Әлегә андый үзәртүләр кертелмәде.

ОСАГО полисларын рәс­миләштерүдә дә үзгәреш­ләр булачак. Хәзер әлеге полисларны сатып алганда үзлектән иминиятләштерүче компанияне сайлап булачак, кәгазь полисларны – «Бердәм агент» («Единый агент»), ә онлайн-полисларны «е-Гарант» системалары аша алырга мөмкин. Бу өлкәдә беренче ел гына бармаучы реформалар кысаларында, бонус-малус коэффициенты һәрбер машина йөртүче өчен елына бер тапкыр – 1 апрельдә билгеләнә. Коэффициент узган 12 ай нәтиҗәләре буенча исәпләп чыгарыла, әгәр юл һәлакәтләре булмаса, полис бәясе арзаная, киресенчә булганда – кыйммәтләнә. Әгәр полис 1 апрельгә хәтле рәсмиләштерелгән икән, ул чакта аның бәясен яңадан санамаячаклар, үзәрешләр киләсе елда исәпкә алыначак.

Ягулыкка бәяләр күтәрелер дип кайгырырга кирәкми әлегә, төгәлрәге – июль аена хәтле. Шуңарчы илдә ягулык бәяләре тотрыклы булачак. Хөкүмәтнең нефтьчеләр белән уртак тел табулары март ахырында ук билгеле иде. Бәяләрне тагын өч ай тотрыклы килеш саклауның сәбәбе – ЕАЭС илләре территориясендә нефть продуктлары экспортын җайлауда яңа механизм кертү.

Апрель башыннан өстәмә бәягә салымның ташламалы ставкасына ия булган товарлар исемлеге яңартылачак. Ун процент ташламалы исемлеккә күпчелек азык-төлек – ит, балык, кош ите, төрле консервлар, ярмалар, сөт һәм сөт продуктлары, шулай ук балалар товарлары кергән. Хәзер бу исемлектә хайваннар өчен булган азык-төлекне дә күрергә була.

Мәгълүм булганча, өстәмә бәягә салым ставкасы быелның башыннан 20 процент булган иде. Әлеге үзгәреш предприятиеләргә генә кагылса да, җитештерүчеләрнең чыгымнары артуы аркасында кулланучыларга сизелми түгел. Товарларны «ташламалы» исемлеккә кертү бәяләр үсешен бераз киметә төшә. Бу хакта сөйләшү узган ел җәй көне булган иде, ел башында яңа исемлек каралды, үз көченә исә апрель башыннан гына керде.

Башка үзгәрешләр юк әлегә. Яз кояшы елмая, кар астыннан сары чәчәкләр чыга. Җәйгә дә озак калмый, килеп җитәр әле ул, моңарчы бит килми калганы булмады.

Дамир БӘДРИЕВ фотосы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading