16+

Атказанганнар һәм кыерсытылганнар

Беркемгә дә яңалык түгел, музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә танылган артистларга Татарстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. (Сүз уңаеннан әйтим, артист сүзе французчадан алынган. Ул сәнгать дигәнне аңлата.) Социализм чорында иң зур исем - СССРның халык артисты булса, бүген Россиянең халык артисты санала. Мактаулы исемнәр Россиядән...

Атказанганнар һәм кыерсытылганнар

Беркемгә дә яңалык түгел, музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә танылган артистларга Татарстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. (Сүз уңаеннан әйтим, артист сүзе французчадан алынган. Ул сәнгать дигәнне аңлата.) Социализм чорында иң зур исем - СССРның халык артисты булса, бүген Россиянең халык артисты санала. Мактаулы исемнәр Россиядән...

Беркемгә дә яңалык түгел, музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә танылган артистларга Татарстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. (Сүз уңаеннан әйтим, артист сүзе французчадан алынган. Ул сәнгать дигәнне аңлата.) Социализм чорында иң зур исем - СССРның халык артисты булса, бүген Россиянең халык артисты санала. Мактаулы исемнәр Россиядән кала бер генә илдә дә юк. 1917 елга хәтле безнең илдә дә булмаган. Ул заманында дәүләт эшлеклесе, язучы Анатолий Луначарский тәкъдиме белән гамәлгә керә. Беренче мәртәбә СССРның халык артисты исеменә 1918 елда күренекле җырчы Федор Шаляпин лаек булса, бездә беренчеләрдән булып 1957 елда күренекле актер Хәлил Әбҗәлиловка бирелә. Бүгенге көндә Татарстанда СССРның халык артисты исемен йөрткән Шәүкәт Биктимеров кына исән-сау. 55 ел эчендә ил буенча меңнән артык кеше әлеге исемгә лаек булган.
Россиядә исем өчен акча түләнмәсә дә, әлегә ул Татарстанда бирелә. Чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган артистларның андый исемнәр йөртүен хуплыйсың гына. Шунысы да бар, фәлән еллар исем йөртеп тә, кайбер актерларның кем икәнен дә белмиләр. Киресенчә, кайберләренең югарырак исемнәре булмавына борчылып куясың. Бүген исемне сорап алу гадәткә керде. Җитәкчеләр янында күбрәк йөреп, маңгай тирен тамызмый гына, сәхнәгә чыгып биш-алты ел җырлап йөргәннәр дә атказанган була башлады. Алар арасында бер генә халык җырын башкармаганнары да бар. Әнә рус эстрадасында Ирина Понаровская 25 ел сәхнәдә җырлаганнан соң, Президентка хат язып, аңа атказанган исемен сорадылар. Ерак китәсе юк, үзебезнең яраткан җырчыларыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловка да, исем артыннан йөрмәгәч, китереп бирүче булмады. Халык сорый торгач кына мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән талантлы актер Фәрит Мәмәш 60 яшенә җитеп тә үз исеме белән генә якты дөньядан китеп барды. Таһир Якупов та «халык»ныкы түгел идеме? Ярый әле, соң булса да, уң булсын дигәндәй, Флюра апа Сөләймановага «Татарстанның халык артисты» исемен бирделәр.
Сорап алсалар алалар, әмма бездә исемнән баш тартырга теләүчеләрне күрмәссең. Заманында Вафирә Гыйззәтуллина Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исеменнән баш тарткан иде. Танылган кино актеры Алексей Девотченконың да шундый исем белән бергә ике тапкыр дәүләт бүләге йөртүдән баш тартуы мәгълүм. Янәсе, аның Валентина Матвиенко кулыннан алынган исемне йөртәсе килмәгән.
Әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә торган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре белән атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәрен дә алырга хыялланучыларның күп булуы очраклы түгел. Алары да, пенсиягә чыккач, ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирә. Узган ел Мәскәүдән килгән җырлап йөрүче бер егетнең: «Мин барыбер Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алачакмын. Ул миңа башкалар янында үземне күрсәтү өчен кирәк», - дигәненә аптырап калган идем. Түзмәдем: «Син Татарстан өчен нәрсә эшләдең соң әле?» - дип сорадым үзеннән. Гомер буе шушы республикада хезмәт иткәннәрнең дә ул исемнәрдән читтә калганын егет белми дә икән. Бүген бигрәк тә җырчылар исем артыннан чабып йөрергә ярата. Исем алганчы, кайберәүләр үзләренә: «Тукта әле, мин чыннан да моңа лаекмы соң?» - дигән сорау бирсеннәр иде. Мактаулы исемнәргә ия булган атказанганнар янында кыерсытылганнар булмасын иде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading