16+

Автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләр руль артында 4 сәгатьтән артык утырмаячак

Пассажир автобуслары һәм йөк машиналары йөртүчеләренә руль артында рәттән дүрт сәгатьтән артык утырмаска кушалар.

Автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләр руль артында 4 сәгатьтән артык утырмаячак

Пассажир автобуслары һәм йөк машиналары йөртүчеләренә руль артында рәттән дүрт сәгатьтән артык утырмаска кушалар.

Дүрт сәгать саен алар унбиш минут ял итәргә тиеш. Транспорт министрлыгының машина йөртүчеләрнең эш һәм ял сәгатьләре режимы үзенчәлекләре турындагы карарына шундый үзгәрешләр кертелгән, дип яза “Российская газета”.

Статистика мәгълүматларына караганда, күп кенә юл һәлакәтләре машина йөртүчеләрнең арыганлыгы аркасында барлыкка килә. Сигез сәгать буе рульдә баручының игътибары кими, йокыга китә һәм автобус тулы халык зыян күрә. Белгечләр әйтүенчә, әлегә кадәр дә машина һәм автобус йөртүчеләргә шундый ук таләпләр куелган, әмма ул киңәш формасында гына булган. Хәзер исә мәҗбүри иткәннәр. Шулай ук ул күрсәтмәләр элек халыкара йөк ташулар өчен генә булса, хәзер ил эчендәгеләр өчен дә.

Икенче яңалык: машина белән идарә итү атнасына 56 сәгатьтән артмаска тиеш. Машина йөртүчегә ике атна рәттән руль артында 90 сәгатьтән артык йөрү тыела. Әлеге нормаларны үтәү транспорт хуҗасына гына түгел, машина йөртүчегә дә кагыла. Шул ук вакытта белгечләр юлда эш һәм ял режимын бозуны ачыклауда проблема юк, ә менә ике атнага кагылышлы режим буенча авырлыклар туарга мөмкин ди. Ни өчен дигәндә, бөтен тахографлар да мәгълүматны алай озак сакламый. Бөтен кеше дә аны кәгазьгә бастырмый.  

Сүз уңаеннан: эш һәм ял режимын бозган өчен машина йөртүчегә 1-3 мең сум штраф каралган. Тахографы булмаса яки эшләмәсә, ул шуның кадәр үк штраф түли. Ә эш бирүчесенә 5-10 мең сум түләтәләр.

Шунысы да бар: юл йөрү кагыйдәләре нигезендә тикшерү өчен транспортны бары тик ЮХИДИ хезмәткәрләре генә туктата ала. Машина йөртү таныклыгын һәм машинага документны да алар гына сорый. Хәзер исә Транспорт министрлыгы мондый вәкаләтләрне Ространснадзор белгечләренә дә бирергә дигән төзәтмәләр әзерли.  

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading