16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрьгә кадәр дәвам итә

Татарстанда заманында килограммы бер-ике тәңкә йөргән бәрәңге, соңгы еллардагы корылык сәбәбендә, 35-55 сумга кадәр менеп җиткән иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрьгә кадәр дәвам итә

Татарстанда заманында килограммы бер-ике тәңкә йөргән бәрәңге, соңгы еллардагы корылык сәбәбендә, 35-55 сумга кадәр менеп җиткән иде.

Белоруссиягә рәхмәт, Татарстан хөкүмәте чакыргач, йөзләрчә йөк машинасында Казанга бәрәңге китерделәр бер елны. Казанлылар ярминкәләрдә 17 сумнан, ягъни Татарстан хөкүмәте куйган "социаль" бәядән бәрәңге таба алганына сөенде.
Шөкер, бу хәлләр тарихта калып бара кебек. Казан базарлары бәрәңге белән шыплап тулды быел, килограммы да 10-12 сум. Казанда һәм Чаллыда башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре азык-төлек бәяләрен авызлыклады, хәтта бәяләрнең төшүенә этәрде.

Яңа Савин районының Адоратский урамындагы базарда узган шимбәдә Лаеш, Саба, Балтач районнары хезмәтчәннәре, Казанның агропредприятияләре сәүдә оештырды.

- Сугарулы җирләребездән бәрәңге гектарына 600 центнерга кадәр чыга. Быел яшелчәләрдән уңыш әйбәт. Республиканың унөч районындагы филиалларыбыз Казанга 26 декабрьгә кадәр икешәр мәртәбә ярминкәләргә киләчәкләр, - диде "Татмелиоводхоз" оешмасы директоры Марс Хисмәтуллин.

Бу оешма ярминкә көнне, базарны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тутырудан тыш, өлкәннәр өчен чәй табыны да әзерли әле. Ярминкәләрдә продукция сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән уртача 15 процентка арзанрактан сатыла.
Фоторепортаж

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading