Шәһри Казан

Авырулар да «икейөзле» була

«Узган елның шушы вакытларында, ягъни март ахыры-апрель башларында ирем, йөрәк тирәсен тотып, кисәк кенә сыгылып төште. Хәрәкәтләнә дә, сулый да алмый бу. Бер рәвештә катып калган тормыш иптәшем сулаганда кабырга арасында нәрсәдер чәнчүдән зарлана. Йөрәк дип беркайчан да зарланганы булмаса да, бик курыктым. Тизрәк «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттым. Тегеләре исә сораштылар-сораштылар...

Арка яки күкрәк турысы авырта, чәнчи башласа, нигездә, күпчелек моны, бу йә йөрәк, яки үпкәләр, дип шикләнә башлый. Әмма күп вакытта әлеге авыртуларның сәбәбе кабырга-ара невралгия була да куя. Юкка гына аны «хамелеон авыру» дип атамаганнардыр шул.
Әлеге авыруның гадәти билгеләре: күкрәк читлегендә өянәк рәвешендәге авырту яки чәнчү барлыкка килү. Авырту cоңыннан муенга, калак сөягенә яки кулга китереп бәрә. Йөткергәндә-төчкергәндә, кисәк хәрәкәтләр ясаганда, хәтта дулкынланганда да авырту көчәеп китүчән була. Кеше ни тора, ни утыра алмас хәлдә кала. Кагыйдә буларак, бу авыру инфекция эләгү, төрле җәрәхәтләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Җайсыз хәрәкәт ясау, уңайсыз торышта яки җил уйнап торган бинада эшләү, авыр физик эш, артык нык туңу, стресс кичерү, остеохондроз да аңа сәбәпче була ала, шулай ук әлеге авыру умырткалыкның формасы үзгәрү, сирәк очракта үпкәләр авыруы сәбәпле дә барлыкка килә. Статистика мәгълүматларына карасак, кабыргаара невралгия авыруы күбрәк урта һәм өлкән буын кешеләрендә күзәтелә.
Кеше кисәк кенә авырып китсә, гел югалып кала, нәрсә эшләргә дә белми. Билгеле, авырту барлыкка килүгә, невропатологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында мондый мөмкинлек юк икән, авыруны җиңәр өчен, түбәндәге киңәшләр файдалы булыр: күкрәкне зур сөлге белән катырак итеп бәйләп куегыз. Аны җылыда тоту мөһим, шуңа күрә, бәйләр алдыннан, күкрәккә һәм умыртка тирәсенә горчичник куярга була. Аннан соң авырта торган урынга борычлы пластырь кую да ярдәм итәр. Ялкынсынуга каршы авыртуны баса торган мазьлар сыларга була. Бер үк вакытта авыртуны баса торган дару препаратларын эчәргә кирәк, ди табиблар.
Авыртуны басарга ультрашәмәхә нурлар да ярдәм итә. Бу вакытта сүз физиотерапия кабинетлары турында гына бармый, җылы кояш астында кызынып ятуның да (дөрес, тән тиресе пешкәнче түгел!) нәтиҗәсе яхшы булырга мөмкин.

Авыруны куабыз
Кабыргаара невралгия булганда, үз-үзеңә биоэнергетик массаж ясау нәтиҗәле. Киемгә мамык эләккәндә аны ничек чистартканыгызны исегезгә төшерегез әле. Авырткан урынны да шул рәвешле өстән аска таба 20-30 сантиметр аралыкта массажларга кирәк, әйтерсең лә сез авыртуны кагып төшерәсез. Мондый төр массажның дәвамлылык вакыты якынча 5-7 минут. Соңыннан ял итеп, җиңелчә генә сулап утырып тору яхшы. Аннан соң массажны тагын берничә тапкыр кабатларга да була. Шуны истә тотарга кирәк: авырту уң яктан булса, массажны сул кул белән ясарга яки киресенчә.
Кабыргаара невралгия вакытында каты әйбергә, мәсәлән, юрган каплап, берәр нинди такта яки фанера өстенә ятарга киңәш ителә. Муен астына һәм бил турысына кечкенә мендәрчек - валик куйсаң яхшы.

Файдалы!
Кисәк кенә барлыкка килгән авыртуны басарга күп вакытта халык чаралары да ярдәмгә килә:
1. Кабыргаара невралгия өянәге вакытында (кызганыч, әмма ул бер тапкыр дәвалану үткәч, янәдән кабатланырга мөмкин) йомырка пешереп, аны икегә бүлеп, иң авырткан урынга куеп торыгыз. Йомырканы суынганчы алмаска кирәк.
2. Өегездә яран гөле булса, аны да кулланырга мөмкин. Берничә яфракны алып, өске ягын тәнгә куеп, аны бинт яки пластырь белән беркетеп куегыз. Яфракларны 2-3 сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Авырту бетсә дә, мондый төр компрессны тагын 2-3 көн ясау файдалы.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: