16+

Авыл җитештерүчеләренә кибеткә керергә нәрсә комачаулый?

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар белән кай­чан гына очрашып сөйләшсәң дә, күбесе үзләре җитештергән продуктларны сәүдә челтәрләренә кертә алмаулары турында зарлана.

Авыл җитештерүчеләренә  кибеткә керергә нәрсә комачаулый?

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар белән кай­чан гына очрашып сөйләшсәң дә, күбесе үзләре җитештергән продуктларны сәүдә челтәрләренә кертә алмаулары турында зарлана.

Безне кертмәс өчен йөз төрле сәбәп табыла, ди алар. Килешү төзегән очракта да, төяп килгән товарларын кире алып кайтып киткән чаклары да була икән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгында министр урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз шул хакта булды.

Берничә эре сәүдә челтәрен берләштергән «Х 5 Ритейл Төркем» җәмгыяте вәкиле Тимур Баймуллин сүзләренчә, алар җирле җитештерүчеләр белән эшләргә тырыша. Чөнки сатып алучылар нәкъ менә аларның товарлары белән кызыксына. Үзебезнең ит, йомырка, икмәк, сөт продукциясе, ярымфабрикатларга өстенлек бирә икән. Әмма продукты югары сыйфатлы, ә бәясе арзан булган һәм күпләп җитештерүче генә үзенең товарын кибет киштәсенә куя ала. Товарның тышкы кыяфәте дә, тартмасы, төргәге дә, исе дә сүз тидерерлек булмаска тиеш. Документлар да тәртиптә булу шарт.

Штраф – китергән товарың бәясе кадәр

Лаеш районында үләнле чәй җитештерүче Рамил Яруллинга да товарларын кибет киштәсенә куяр өчен шактый тырышырга кирәк булган. Компания бүген 60 төрле продукт эшләп чыгара.

– Чәйләргә бары тик үлән, җиләк-җимеш кенә кушабыз. Бернинди химия кулланмыйбыз. Әмма сыйфаты яхшы булса да, чәй тартмалары сатып алучыны кызыктырырлык түгел иде. Бер кибетләр челтәренә тәкъдим итеп карадык, аларга ошамады. Шуннан соң брендны да, дизайн, чәй тартмаларын да үзгәрттек. Көндәшлеккә сәләтле бәя дә куйдык. Производствода күп нәрсәне автоматлаштырырга, заманчалаштырыр­га туры килде. Шул рәвешле без федераль кибет челтәрләренә керә алдык. Моның өчен алты ай кирәк булды. Әмма бу дулкында калу катлаулы. Гел үз өстеңдә эшләп торырга кирәк, – дип сөйләде Рамил Яруллин.

Бүгенге көндә Лаеш чәе 28 мең кибеткә озатыла. Элек аена 15-20 мең тартма чәй җитештерсәләр, хәзер 1 миллионга җиткән. Идел буе округында Рамил иң эре чәй җитештерүче санала. Чимал җыяр өчен «Заготовитель» дигән кооператив та оештырганар. Авыл халкы аларга төрле файдалы үләннәр җыеп яки үстереп тапшыра икән.

Шул ук вакытта Рамил федераль челтәрләр белән эшләүнең үз авыр­лыклары барлыгын да яшерми. Машина билгеле көнне билгеле сәгатькә килеп җитәргә һәм үзенә бирелгән вакыт эчендә товарын бушатып бетерергә тиеш. Әгәр дә өлгермәсә, зур күләмдә штрафлар түләтәләр. Ул кайвакыт китергән товарың бәясе кадәр булырга мөмкин икән. Федераль челтәрләргә кергәнче, шуларның барысын да истә тотарга киңәш итә Рамил.
– Шул ук вакытта ансыз да булмый, төп сату шушы кибетләр аша бара, – дип тә өстәп куйды.

Ипи корсак артыннан йөри

Тукай районының «Единство» куллану кооперативы җитәкчесе фермер Минталип Миңнеханов үзенең чыгышында фермерлар һәм кооперативларга кибетләргә үтеп керү өчен нәрсәләр комачаулавын сөйләде. Үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде.

– Сәүдә челтәрләреннән җирле продукцияне кимендә 40 процент саттыруны закон белән таләп итәргә. Фермерлар кибеттә товарларын сата алмый, чөнки алардан бик зур партияләр белән китерүне сорыйлар. Монысы – бер. Хәзерге вакытта кооператив сәүдә челтәренә керү өчен документлар әзерләү белән мәшгуль. Килешү 25 биттән тора. Барысы да кечкенә хәреф белән язылган. Шунда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яклаган ник бер пункт булсын. Тегендә штраф, монда штраф... Бөтен чыгым бездән: үстерү, сортларга аеру, саклау, төяү, бушату. Корсак икмәк артыннан түгел, икмәк корсак артыннан йөри булып чыга, – ди ул.

Бәрәңгегә дә, кишер, чөгендергә дә ГОСТ таләпләре бар. Бәрәңгенең диаметры 40 мм булырга тиеш икән. Артык 5-6 мм рөхсәт ителә әле.
– Менә дигән матур бәрәңге китерәсең. Аның бер чаты бераз гына тиешле нормадан артык булса алмыйлар. Кирәклеләрен аралап кибеткә китерәсең, ә калганнарын кая куярга? Алар югалырга тиеш түгел. Кибетләр шуларны йә кабат җитештерергә, яки сатарга өйрәнсеннәр. Чит илләрдә шулай эшлиләр дә, – дип өзгәләнде ул.

«Без аларга кызык түгел»

Узган ел Кама Тамагы районында француз технологияләре буенча күгәрекле сыр җитештерелә башлады. «Камамбер» җәмгыяте генераль директоры Алмаз Насыйров сөйләгәнчә, сыйфатлы сөтне җирле фермерлардан алалар. Аена 5 тонна сыр җитештерәләр. 15 тонна чыгару мөмкинлеге дә бар икән. «Х 5 Ритейл Төркем»е белән килешү төзегәндә, бу чынга ашмаслык хыял түгел.
– Без әле сөйләшүләр алып барабыз. Продукциянең биш кенә позициясе бар, шуңа да без аларга кызык түгел. Эре дистрибьютор табыгыз да,, шулар аша керегез дип тәкъдим иттеләр. Без андый дистрибьюторны таптык, әмма әлегә алар ярдәмендә дә кереп булмый. Ничек тә керәсе иде, чөнки булган керемнәр хезмәт хакы түләүгә һәм завод тотуга китеп бара. Аена бу – якынча 450 мең сум дигән сүз, – диде ул.

Фермерлар кибетләрдә арендага үз продукцияләре өчен аерым почмак булдыру теләген дә җиткерде.

Штрафлар куркыта

Кукмара районында икмәк, кондитер һәм сөт продуктлары җитештерүче Фәнис Хаматдинов алты районның 350 кибете белән эшли. Күрше Киров өлкәсенә дә озата ул товарларын. Бүген 8 мең данә ипи пешереп сата. Булган бөтен товары сатылып бетеп бара. Сораучылар бик күп, ди Фәнис. Тиздән тагын бер пекарня ачарга уйлап тора. Хәзерге вакытта эшләп торган ике пекарнядан көн дә 300 мең сумлык продукция китә. Үткән елның сентябрендә сөт эшкәртү мини заводын төзеп куйган. Анда кефир, сөт, каймак, катык эшләп чыгаралар. Көненә 2,5 тонна сөт эшкәртәләр.
Эре сәүдә үзәкләренә дә керәсе килә аның, әмма штраф санкция­ләре куркыта икән. Танышларым арасында: «Штрафлар югары», – дип сукранучылар бар, ди ул.

Ә менә Сабада җиләк үстереп сатучы Нияз Хурамшин эре сәүдә үзәкләренә керергә әле миңа иртәрәк дип саный.
– Анда син товарыңны күп күләмдә тәкъдим итсәң генә керә аласың. Аннары бәясе дә арзан булырга тиеш. Сыйфаты яхшы булсын, диләр. Сыйфаты яхшы булган товарны ничек арзан бәягә сатарга була инде. Әлегә мин җиләкне кыр­дан гына сатып җибәрәм. Сатып алучы эзләп йөргән юк. Бәясе дә канәгатьләндерә. Сәүдә үзәкләренә керергә ихтыяҗ юк дип саныйм. Ә киләчәктә, бәлки, җиләк мәйданнарын арттыргач, уйларга була. Тик шунысы да бар: җиләктән ел да күп уңыш алам дигән гарантия юк. Ул һава торышына бик нык бәйле, – диде безгә Нияз.

37 млрд сумлык ярдәм

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үзенең чыгышында фермерларга һәм кооперативларга ярдәм итү программалары турында искә төшерде. Татарстан 12 төрле илкүләм проектта катнаша. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә кагыла. 2024 елга кадәр 37 млрд сум акча биреләчәк, шул исәптән фермерларга һәм кооперативларга ярдәм максатына да. Ришат Хәбипов «Фермерларга ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын булдыру» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» бизнес-проектларын конкурс буенча сайлап алу ачылганын искәртеп узды. Башлап эшләүче фермерларга грантның максималь күләме – 3 млн сум, кооперативлар белән уртак бизнес-проектларга 4 млн сумны тәшкил итә.

 

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading