16+

Авыл хатыннарының эш сәгатен арттырырга җыеналар

Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар. Хәзер алар атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бу норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Авыл хатыннарының эш сәгатен арттырырга җыеналар

Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар. Хәзер алар атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бу норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Бу мәсьәлә 2019 елның беренче ярты елына Россиянең өч яклы комиссиянең чаралары планына кертелгән. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бу инициативага каршы чыга. Алар авылда яшәүче хатын-кызларга йорт эшләрен башкару өчен өстәмә вакыт кирәк дип уйлый.
Министрлык хезмәткәрләре искергән нормаларны гамәлдән чыгару эшләре бара дип әйтә. Әмма без авылда тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгәч кенә ташламаларны гамәлдән чыгарырга мөмкин дип уйлыйбыз, — дигән профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Галина Юрова.

Хәзер башкалар 40 сәгать эшләгәндә, авылда хатын-кызлар атнага 36 сәгать кенә эшләп тулы хезмәт хакы ала.

Росстат мәгълүматлары буенча, авыл җирлегендә 37,6 миллион кеше яши. Аларның яртыдан күбесе хатын-кызлар - 20,3 миллион. Аларның 63,3 проценты эшли. Шулай итеп, бу яңалык 12,9 миллион чамасы хезмәткәргә кагылачак.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Канун чыгаручыларның үзләрен авылга кайтарып, бер көнгә генә салкын һәм юеш фермаларда өшләтәсе иде! Шул депутатларны авылхалкы 100% сайлый рәхмәтен дә ишетеп торалар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сыер савучы очтэн фермага эшкэ бара, ялы да юк, шуны уйласынныр алар. Адэм колкесе дия авыл кешесе моны укыгач

      • аватар Без имени

        0

        0

        И алла, 36 сэгат эше язылса да язылмый калган сэгатлэре куп икэнлеген белмилэр инде алар, узлэрен авылга кайтарып фермада эшлэтергэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тагын бер биш елдан шэхэрдэн кайтып эшлэсэлэр генэ инде . Авыл олыгаеп,эби бабайлар гына калып бара.

          Мөһим

          loading