Шәһри Казан

Айгөл Татарстанның йөзен күрсәтте

Казахстанның Кустанай шәһәрендә «Золотой микрофон» дигән Халыкара конкурс булып узды. Анда Литва, Польша, Болгария, Әзәр­­байҗан һәм башка илләрдән 5 яшьтән 17 яшькә хәтле балалар һәм яшьләр катнашты. Анда, Татарстанны күр­сәтү өчен, Казанның 9 нчы гимназия укучысы Айгөл Вәлиуллина да барды. Ул конкурста халкыбызның «Әллү­ки»ен һәм инглиз телендә җыр башкарды. Катнашучыларның...

Реклама

Казахстанның Кустанай шәһәрендә «Золотой микрофон» дигән Халыкара конкурс булып узды. Анда Литва, Польша, Болгария, Әзәр­­байҗан һәм башка илләрдән 5 яшьтән 17 яшькә хәтле балалар һәм яшьләр катнашты. Анда, Татарстанны күр­сәтү өчен, Казанның 9 нчы гимназия укучысы Айгөл Вәлиуллина да барды. Ул конкурста халкыбызның «Әллү­ки»ен һәм инглиз телендә җыр башкарды. Катнашучыларның чыгышларын да төрле ил­ләр­дән килгән музыка белгечләре бәяләде. Моңа хәтле дистәдән артык бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган Айгөл биредә икенче урын­га ия булды. Анда яшәүче мил­ләттәшләр дә Ай­гөлнең уңышына куанып, аны тәбрикләделәр, рәх­мәтләрен җиткерделәр.
Айгөл бүгенге көндә 8 нче музыка мәктәбендә дә белем ала. Мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы театр студиясенә йөри. Ул - шәһәр мэры стипендиаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: