16+

Җайлы да, файдалы да: электрон дәүләт порталы аша газ өчен түләгәндә комиссия алынмый

Без хәзер коточкыч кызу ритмда яшибез. Каядыр чабабыз, йөгерәбез, дөнья куабыз (әллә ул безне куа микән?) һәм һәрвакыт билгеле бер эшләргә вакыт җитмәүгә, өлгермәүгә зарланабыз. Эш, өй, балалар дип йөгергәндә, хәл итәсе башка вак-төяк мәшәкатьләре дә килеп чыгып тора. Шуңа күрә хәзер халык Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана. Бу өлкәдә республика – төбәк рейтингында әйдәп баручылар сафында. Статистика мәгълүматлары буенча, электрон хезмәтләрдән халыкның 79,9 проценты файдалана.

Без хәзер коточкыч кызу ритмда яшибез. Каядыр чабабыз, йөгерәбез, дөнья куабыз (әллә ул безне куа микән?) һәм һәрвакыт билгеле бер эшләргә вакыт җитмәүгә, өлгермәүгә зарланабыз. Эш, өй, балалар дип йөгергәндә, хәл итәсе башка вак-төяк мәшәкатьләре дә килеп чыгып тора. Шуңа күрә хәзер халык Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана. Бу өлкәдә республика – төбәк рейтингында әйдәп баручылар сафында. Статистика мәгълүматлары буенча, электрон хезмәтләрдән халыкның 79,9 проценты файдалана.

Файдаланыга мөмкин булган хезмәтләр исемлеге дә әледән-әле артып тора. Бүген кулланучылар саны ике миллионга җиткән uslugi.tatarstan.ru Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында 240 элекрон хезмәт һәм сервис бар. Алар арасында иң популяры – "Автотүләүләр" сервисы. Аның аша төрле түләүләр (торак-коммуналь хезмәтләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, балалар бакчаларына түләүләр) түләп, баланың мәктәп картасы балансын тулыландырып була. Шулай ук порталны халык табибка, балалар бакчаларына чиратка язу өчен дә яхшы файдалана. Аларның берничәсе турында тулырак таныштырып узыйк. 

Әти-әниләр өчен

Портал аша баланы балалар бакчасына чиратка яздырырга, аның ничек барганын күзәтергә, ата-аналарның һәм түгәрәкләр өчен айлык түләүләрне түләргә мөмкин. Балалар бакчасына чиратка басар өчен гаризаны ул тугач ук бирергә була. Шулай ук мәктәп укучыларының әти-әниләре арасында популяр булган тагын бер сервис – “Мәктәп, билгеләр”. Аның ярдәмендә онлайн шартларда баланың өлгерешен күзәтергә һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга мөмкин. Сервисның “Билгеләр” бүлегендә баланың электрон көндәлеге тәкъдим ителгән. Анда дәресләр тәртибе, өй эше исемлеге һәм шулай ук һәр көн, йомгаклау билгеләре белән бәйле актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

Болардан тыш, Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша урта һөнәри мәгариф оешмаларына гариза да тапшырырга була. Соңыннан аның статусын да күзәтергә мөмкин.      

Яңалыклар

Порталдагы хезмәтләр исемлеге әледән-әле киңәйтелеп, өстәлеп тора. Соңгы яңалыкларның тагын берсе – порталда газ белән тәэмин итү өчен түләү сервисына үзгәртүләр кертелде. Моннан соң бу төр хезмәт өчен электрон түләү тагын да уңайлырак булачак.  
Моңа кадәр газ белән тәэмин итүне түләү өчен квитанцияне көтәргә һәм ай саен үзгәреп торган штрих-кодны кертергә кирәк иде. Хәзер шәхси счет һәм абонент пуктының санын бер мәртәбә кертү дә җитәчәк. Шуннан соң исәпләмәләр порталның баш битендә күрсәтелә башлаячак. Шунысы мөһим: порталдан һәм мобиль кушымтадан файдаланганда, газ белән тәэмин итү өчен түләүдә комиссия дә булмаячак.  
   
Күптән түгел генә кертелгән тагын бер яңалыкның берсе – хәзер аучылык белән шөгыльләнү өчен рөхсәт алу гаризасын порталда гына да язып җибәрергә була. Әлеге хезмәт өч этаптан тора. Башта аны бирү тәртибен карарга, аннары гаризаның электрон формасын тутырып, аны Татарстанның Биологик ресурслар дәүләт комитетына җибәрергә кирәк. Аннан соң кулланучы Шәхси кабинеты аша гаризаның ни дәрәҗәдә үтәлешен тикшерергә мөмкин. Ул “Рөхсәт бирүгә әзер” дигән статуска үзгәргәч (моның өчен биш эш көне кирәк булырга мөмкин), гариза бирүчегә дәүләт акчалата җыемын һәм хайваннар дөньясы объектларын куллану өчен җыемны (кирәк булса) түләргә һәм, рөхсәтне алыр өчен, вәкаләтле органга мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Әлеге электрон  хезмәт республиканың Биектау, Спас һәм Мөслим районнарында эшли. Киләсе елның языннан әлеге исемлеккә тагын өч район кушылачак.

Мобиль кушымта

Хезмәтләр шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” мобиль кушымтасында һәм “Электрон Татарстан” инфоматларында да бар. Күптән түгел әлеге рәсми мобиль кушымта татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдалану мөмкинлеген бирә. «Дәүләт хезмәтләре» – iOS һәм Android базасындагы смартфон һәм планшетлар өчен мобиль кушымта, аның ярдәмендә тиз генә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, балалар бакчасы өчен түләргә, укучының мәктәптә алган билгеләрен карарга, мәктәп картасының балансын тутырырга, табибка язылырга, балалар бакчасына чиратка басарга мөмкин. Кушымтада Татарстан халкы күп куллана торган 16 сервис эшли.
– Татар теле, рус теле белән беррәттән, республиканың төп теле санала. Электрон хезмәтләрне туган телдә башкару мөмкинлеге авыл халкы өчен аеруча мөһим, – ди бу мәсьәләгә карата Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Шунысы да бар, мобиль кушымтаның татар версиясен эшләгәндә, терминология үзенчәлекләре игътибарга алынган.

“Халык контроле”

Порталда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы да уңышлы эшләп килә. Аның ярдәмендә һәр кеше төрле ведомстволарга үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә, гаризаларны бәяли ала. Үз фикереңне, нинди дә булса канәгатьсезлегеңне җиткерер өчен каядыр барып йөрергә, документлар җыярга, озын-озак чиратлар торырга да кирәкми. Һәм иң мөһиме – алар җитәкчеләр колагына барып ирешә, теге яки проблемаларны чишү юллары эзләнелә. 2012 елдан бирле эшләп килә торган “Халык контроле” сервисына кабул ителгән мәсьәләләрнең 80 проценты хәл ителә.    
Хәзерге вакытта системада 62 категория бар. 2017 елда гына да сигез яңа категория (опека, попечительлек, социаль яклау органнары тәкъдим итә торган ярдәмнәр, эшсезлек буенча пособия, торак төзелеше, пенсия, социаль иминият буенча түләүләр һәм пособия, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, федераль бюджет хисабына инвалидларны техник чаралар белән тәэмин итү) өстәлде.     
Исерткеч эчемлекләрне законсыз саткан очраклар турында хәбәр итүчеләргә бер меңнән өч мең сумга кадәр акчалата бүләкләү дә каралган.

Шулай ук медицина хезмәт күрсәтүенә бәйле белдерүләрне “Шифаханәләр һәм хастаханәләр” бүлегенә кереп калдырырга мөмкин. Ел башыннан системага медицина учреждениеләре эшчәнлеге хакында 1044 мөрәҗәгать кабул ителгән, аларның 60 проценты хәл ителгән.

Язма Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading