16+

Бакчачылык ширкатендәге юлларга асфальт сала башлыйлар

Бакчачылык ширкатендәге юлларга асфальт сала башлыйлар

Моңа кадәр бакча дип бик исе китмәгәннәр дә, быелдан җир кишәрлеге хәстәрен күрә башламагае әле. Чөнки нәкъ менә быелдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикадагы бакчачылык ширкатьләренә асфальт юллар төзү старт ала.

Казанда тәүге чиратта "Энергетик", "Строитель", "Геолог", "Мечта", "Любитель природы", "Волга" һәм "Полуостровок"ка бәхет елмаячак. Әлеге ширкатьләр 5315 кишәрлекне берләштерә.
- Бакчачылык ширкатьләренә илтүче юллар СССР чорларыннан бирле каралмады. Татарстан Президенты ярдәмендә мәсьәләне чишү мөмкинлеге туды. Безнең халык бакчада эшләргә ярата бит,-дип фикере белән уртаклашты Казан мэры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, киләсе җәйдә башкаланың 33 урам юлы, 180 ишегалды, 30 квартал эче юллары салына. Ибраһимов, Копылов, Маршал Чуйков, Восстание, Тукай, Миль, Карл Маркс, Даурия, Танк, Нариманов урамнары юллары төзекләндерелә. Транспорт аварияләре еш күзәтелә торган Беломор белән Чапаев урамнары һәм Фучик белән Сафиуллин урамнары киселешендә светофорлар, рәшәткәләр урнаштырылачак.

"Имин һәм сыйфатлы юллар" федераль проекты кысаларында, быел Казан юлларын яңартуга ике миллиард сум тәгаенләнгән. Шуның 1,2 миллиард сумы-федераль, ә 800 миллион сумы республика бюджетыннан.
- Казанның муниципаль юл фондыннан 94 миллион сум билгеләнде. Бу акчаларга 46 мең квадрат метр юлның чокыр-чакырларын ремонтлауга керешелде. Эш күбесенчә төнге сәгатьләрдә үткәрелә. Моннан тыш, 320 юл билгесе куелачак, тагын өч километр рәшәткә тотылачак,-диде Игорь Куляжев.
Төзекләндереләчәк ишегалларыннан иң зурлары: Академик Павлов урамындагы 19,21, 23, 23а; Голубятников урамындагы 30нчы, Дубравная урамындагы 23, 23а, 23в, 25нче; Восход урамындагы 11, 13, 15нче; Блюхер урамындагы 81, 83, 85нче; Минск урамындагы 44, 46, 48, 52нче; Себер трактындагы 24, 26, 28, 30, 32нче йортлар.

-Ишегалларындагы юллар киңәйтелә. Өч мең машинага "кесә", ягъни урын барлыкка киләчәк. Төзекләндерү эшләре физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып үткәрелә,-диде Игорь Куляжев.

Казанда 2011 елдан башлап 1625 ишегалды, 10 миллион квадрат метр юл өслеге, шул исәптән, 36 бистәдәге 263 юл төзекләндерелгән.
-Чиктән тыш ватылып беткән ишегаллары юллары төзекләндерүнең быелгы планына кетрелде. Эш колачы зур әле, шулай да һәммә ишегалдына барып җитәчәкбез. Салмачы бистәсендә яшәүчеләр Кол Гали урамы юлыннан зарлана. Быел, ниһаять, Кол Гали урамы юлы киңәйтеп салыначак, анда светофорлар да булачак,- дип, сөйләшүгә йомгак ясады Рөстәм Нигъмәтуллин.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading