16+

Бакчада безне радикулит көтә

Көннәр җылыту белән, меңләгән халык чираттагы бакча эпопеясен башлый: җир казу, яшелчә утырту, су сибү, чүп утау, уңыш җыю... Ярый да ул җәй буена бакчада хезмәт куеп, көзгә уңыш җыйганга кадәр сәламәтлекне дә саклап калып булса. Күпләрнең бакча сезоны радикулит яки «җәйге инфаркт» белән дә тәмамланырга мөмкин.

Бакчада безне радикулит көтә

Көннәр җылыту белән, меңләгән халык чираттагы бакча эпопеясен башлый: җир казу, яшелчә утырту, су сибү, чүп утау, уңыш җыю... Ярый да ул җәй буена бакчада хезмәт куеп, көзгә уңыш җыйганга кадәр сәламәтлекне дә саклап калып булса. Күпләрнең бакча сезоны радикулит яки «җәйге инфаркт» белән дә тәмамланырга мөмкин.

Табиблар «хезмәт сезоны»н башлаучыларга, радикулит көчәеп китү очраклары була калса дип, махсус гимнастик күнегүләр ясарга тәкъдим итә. Әлеге катлаулы булмаган күнегүләр арка мускулларын ныгытырга булыша. Күнегүләрне ясаганда бөтен хәрәкәтегез салмак, акрын булырга тиеш, дип тә кисәтә алар.
1. Аякларыгызны янәшә куеп ятыгыз. Кулларыгызны гәүдә буйлап сузыгыз. Тезләрне күкрәккә таба тартып, аларны кулларыгыз белән колачлагыз. Аннары аякларыгызны салмак кына кире урынына куегыз. Күнегүне 5-6 тапкыр кабатлагыз.
2. Аякларны янәшә куеп, кулларны як-якка җәегез. Аякларны бөгеп, башта уң, аннары сул якка төшерегез. Оча сөяге аяклар белән бергә борыла. Шулай ук 5-6 тапкыр кабатлагыз.
3. Аяклар һәм куллар икенче күнегүдәге кебек куела. Гәүдәне сул якка борып, уң кулның учы белән сул кулныкына сузылабыз. Аннары икенче якка борылып шуны эшлибез. 5-6 тапкыр ясыйбыз.
Радикулитны юкка гына бакчачылар авыруы дип әйтмиләр. Мавыгып китеп, түтәлләр арасында алар уңайсыз рәвештә бик озак басып торырга мәҗбүрләр. Нәтиҗәдә аркада кискен авыртулар барлыкка килә. Эш шуңа барып җитә калса дип, мазь яки аэрозольләрне барлап кую да комачауламас.
Түтәлдә чүгәләп эш­ләүгә караганда, артсыз урындыкка утыру хәерлерәк. Сәгать саен унар минутлык тәнәфес тә ясап алыгыз. Башны аска иеп озак эшләү аркасында башка кан килү көчәя һәм «җәйге инфаркт» алу куркынычы да туарга мөм­кин.
Башыгызга эссе сукмасын дисәгез, баш киеме киеп куегыз. Су эчү режимын да сакларга кирәк - түтәлләр янына чыкканда үзегез белән бүлмә температурасындагы җылы су алып чыгарга онытмагыз.
Салкын тидерә күрмә!
Һава торышына әллә ни ышанып булмый хәзер. Инде көннәр җылыта дип торганда гына, апрель уртасында, кайбер районнарда кар да явып үтте. Шуңа да көннәр кискен суытып куйса да, гаҗәп түгел. Бакчага җиңелчә генә киенеп барып, салкын да эләктерергә мөмкинсез.
Туңган очракта өйгә кайтып, тизрәк кайнар ванна кабул итегез. Суның температурасы 36-37 градустан ким булмасын. 10-15 минут буе суда җылыныгыз. Аннары кайнар чәй эчегез. Чәй бал, кура җиләге кайнатмасы, лимон бе­лән булса, тагын да әйбәт. Йоклар алдыннан ике төймә аскорбин кислотасы һәм бер төймә ас­пирин эчегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading