16+

Балалар бакчаларына бәяләр кесәгә нык сукмас

Юл фондына җыелган акчаларның 10 проценты киләсе елда, беренче тапкыр, җирле бюджетларга күчереләчәк. Бу исә - районнар һәм авыл җирлекләре үзләре дә юлларын рәткә кертә алачак дигән сүз.

Балалар бакчаларына бәяләр кесәгә нык сукмас

Юл фондына җыелган акчаларның 10 проценты киләсе елда, беренче тапкыр, җирле бюджетларга күчереләчәк. Бу исә - районнар һәм авыл җирлекләре үзләре дә юлларын рәткә кертә алачак дигән сүз.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советында узган 2014-2016 елларга ТР бюджеты проекты турындагы матбугат очрашуында шулай диде. Аның әйтүе буенча, бу яңалык авыл җирлекләренә юл төзелешендә катнашырга мөмкинлек биреп, юл проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәк. Сөйләшүдә шулай ук бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Мурад Гаделшин катнашты. Ул билгеләп узганча, бюджет параметрлары зона киңәшмәләрендә, парламент тыңлауларында, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында игътибар белән каралган. Һәм бюджетның төп стратегик линиясе депутатлар тарафыннан хуплана. Очрашуда алдагы елларның финанслар өлкәсендә киеренке булачагын да билгеләп уздылар. Шулай да, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда хәл күпкә яхшырак.
Киләсе елга гамәлгә керәчәк тагын бер яңалык - балалар бакчаларына түләүләрнең артуы көтелә. Шулай да моңа бик борчылырга кирәкми, чөнки күп әти-әниләр бу артуны әллә ни сизмәячәк. «Дәүләттән ташламалар каралган. Керемнәре гаиләдәге һәр кешегә 10-15 меңнән ким булган гаиләләр һ.б. категория кешеләре икенче төрле түләячәк. Шуңа күрә, 2014 елда әти-әниләр әлеге артыну нык сизәрләр дип әйтә алмыйм», - диде Радик Гайзатуллин.
2014-2016 елларга бюджет проекты депутатлар тарафыннан ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта 24 октябрьдә каралачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading