16+

Балалар өчен шартлар искиткеч, бу чын галәм!

Казан Мэры Илсур Метшин «Восток» балалар лагеренда үткәрелә торган эшләрнең барышын бәяләде.

Балалар өчен шартлар искиткеч, бу чын галәм!

Казан Мэры Илсур Метшин «Восток» балалар лагеренда үткәрелә торган эшләрнең барышын бәяләде.

Казанда балалар лагерьларын капиталь ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча киң күләмле республика программасы кысаларында быел дүрт мәйданчыкта эшләр дәвам итә. Ремонт «Молодежный», «Заречье», «Восток» һәм «Юнитур» лагерьларында ремонт бара. 

 

«Быел җәйге сезонга без дүрт шәһәр яны лагерендә капиталь ремонтлау һәм төзелеш эшләрен төгәлләячәкбез. - дип билгеләп үтте И.Метшин. - Җәй көне Төркиягә, башка илләргә бару мөмкинлеге булмаган хәзерге эпидемиологик вәзгыять шартларында безнең балалар мондый лагерьларда, шундый матур шартларда ял итә алачак».

«Восток» лагере 1967 елда төзелгән, биредә 4 кирпеч корпус, 160 урынлы ашханә, клуб, медицина пункты, склад биналары бар. Моннан тыш, территориядә футбол кыры һәм волейбол мәйданчыгы да урнаштырылган.

Элек лагерь бер сменага барлыгы 140 бала кабул итә алган, ә бер ел эчендә биредә 420 кеше ял иткән. Капиталь реконструкциядән соң биредә 1 сменада 210 кешегә кадәр ял итү мөмкинлеге туачак.

Мэрга Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр иткәнчә, лагерь территориясендә капремонт программасы кысаларында 7 корпус төзеләчәк, аларның һәркайсының фасадында атаклы космонавтларның портретлары һәм исемнәре сурәтләнәчәк. Барлык корпуслардан да ел әйләнәсе файдаланырга мөмкин булачак, алар җылылык, видеокүзәтү системалары, хәбәр итү системалары һәм янгын куркынычсызлыгы системасы белән җиһазландырылачак.

Шәһәр башлыгы яңа корпусларның берсен карады һәм клубны төзү эшләренең барышы белән дә танышты. Барлык биналарда бүлмәләр 5 кешене урнаштыру өчен исәпләнгән. Моннан тыш, һәр корпуста балаларның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус бүлмәләр бар, гомуми кунак бүлмәсе, душ һәм санузеллар җиһазландырылган. Яңа корпусларда үтүкләү һәм киптерү бүлмәләре, җыештыру җиһазлары өчен бүлмә, чемодан бүлмәсе һәм склад каралган.

Территориядә шулай ук җәйге эстрада, заманча ашханә һәм клуб төзелгән, һәркайсы үзенә 200 кешене сыйдыра. Шулай ук биредә төзекләндерү һәм спорт мәйданчыкларын җиһазландыру да планлаштырыла.

«Балалар өчен шартлар искиткеч, бу чын галәм! Төзүчеләрнең сыйфатлы хезмәтенең нәтиҗәсе без проектта күргәннәрдән күпкә яхшырак та килеп чыккан. Балалар ялы өчен шундый лаеклы шартлар тудыра алачагыбызны күз алдына да китерүе кыен иде. Бу искитмәле дәрәҗәдәге, барлык уңайлыклары булган чын кунакханә, - диде шәһәр башлыгы.

Бүгенге көндә «Восток» балалар лагеренда җиде корпусның, клубның, медпунктның каркаслары корылган, ашханә каркасын эшләү бара. Биналарда эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм эшкәртү эшләре бара. Су белән тәэмин итү, канализация, электр белән тәэмин итү һәм аз токлы челтәрләрне монтажлау, актив мәйданчык булдыру эшләре бара, территорияне төзекләндерү эшләре башланган.

«Молодежный», «Заречье», «Восток» һәм «Юнитур» лагерьларында ремонт тәмамланганнан соң, бу дүрт учреждениенең генә үткәрү сәләте смена эчендә 740 баладан 1160-ка кадәр артачак. Киләсе елга капиталь ремонт программасына тагын алты лагерь кертелгән: «Яшь гвардия», «Экран», «Ново-Юдино», «Огонек», «Пионерия Татарстана» һәм «Нармонка». Әйтергә кирәк, программаны тормышка ашыру башланганчы, лагерьләр бер үк вакытта 2380 баланы кабул иткәннәр, ремонттан соң биредә сменага 3260 кеше ял итә алачак.

Казан Мэры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Восток» лагеренда эшләрнең барышы турында хәбәр итте. Шулай ук лагерьны карауда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов та катнашты.

 

Фото һәм чыганак: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading