Шәһри Казан

«Балалар республика турында җылы сүзләр яза»

Июль ахырында, Татарстанның «Президент белән бергә!» иҗтимагый хәрәкәте тәкъдиме белән, балалар арасында «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!» открыткаларына эскизлар конкурсына старт бирелде. Әлеге чара Татарстан Республикасы көненә багышлана.

Конкурсны республиканың балалар сәламәтләндерү лагерьлары, иҗтимагый оешмалар, иҗади яшьләр күтәреп алды. 4, 5 августта Биектау районы Озерный бистәсендәге «Чайка» һәм Питрәч районындагы «Бригантина» сәламәтләндерү лагерьларында балалар, үзләре ясаган открыткалар күргәзмәсен тәкъдим итеп, иҗади номерлар да күрсәтте. Бер уңайдан «Президент белән бергә!» хәрәкәте вәкилләре республика тасмалары да таратты.

Эскизлар конкурсында катнашыр өчен, берничә шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, открытканың алгы ягына «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!» һәм «Татарстан Республикасы көне котлы булсын!» дип язарга, ә арткы ягына әнине яки әтине, апаны, абыйны, әбине яки бабайны, дусларны котлап, текст язарга кирәк. Балалар открыткаларны якыннарына август азагында бүләк итә алачак.

«Чайка» лагереннан 12 яшьлек Әдилә Миңнуллина республика әләмен сурәтләгән.

- Татарстанны бик яратам, монда яшәвем белән горурланам. Әлеге открытканы әбиемә бүләк итәчәкмен. Әниемә дә ясаячакмын, - диде.

Әйдаманнар һәм педагоглар сүзләренчә, балалар күбесенчә республиканың дәүләт символларын - герб, әләм, шулай ук Татарстанның төп корылмаларын сурәтли.

- Балаларга конкурска шулкадәр зур кызыксыну белән кушылдылар, - дип сөйләде «Президент белән бергә!» хәрәкәте активисты, «Чайка» лагере әйдаманы Булат Гатауллин. - Балаларның активлыгына карап, безнең республика киләчәктә спорт һәм мәдәни чараларда ныграк та балкыр дип уйлыйм. Балалар мондый акцияләрне ешрак үткәрүләрен сорый.

Реклама

Питрәч районындагы «Бригантина» лагереның җәйге сменаcында катнашучылар, шәхси открыткалардан кала, күмәкләшеп, зурны да ясаганнар, өстә­венә, кызыл балчыктан Татарстан гербын әвәләгәннәр. Сменада катнашучы Камил Абдулкин сөйләвенчә, күмәк иҗат җимешен алар республика лидеры Рөстәм Миңнехановка тапшырырга җыена.

- Иң мөһиме - без открыткаларны бергә ясыйбыз, балаларның бөтен идеяләрен берләштерәбез. Шулай итеп, открыткада һәрберебезнең күңел җылысы кала. Лагерьда да, республикабызда да без бергә, - дип сөйләде лагерьда ял итүче Алинә Саматова.

Конкурс шартлары буенча, һәр лагерьдан җирле жюри, иң яхшы биш эшне сайлап, республика оештыру комитетына җибәрә. Барлык эшләр vmeste.tatar сайтында урнашачак. Бүләкләр лагерьларда да, тантаналы төстә Татарстан күләмендә дә тапшырылачак. Республикакүләм нә­тиҗәләр 30 августта һәм сентябрьнең беренче декадасында ясалачак.

- Мондый иҗади ярышлар балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен үстерә, алар республика турында җылы һәм ихлас сүзләр яза, - диде «Чайка» лагереның педагог-оештыручысы Ксения Рыбаченко.

Конкурста катнашучылар үз эшләренең фотоларын 20 августка кадәр dobro.rt@tatar.ru адресына җибәрергә яки vmeste.tatar сайтында урнаштырырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: