16+

Балаларга – кызык, ә өлкәннәр аптырашта

Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында арт‑сквер ачылды, ләкин биредә яшәүчеләрнең күбесе аның нәрсә икәнлеген дә белми икән.

Балаларга – кызык, ә өлкәннәр аптырашта

Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында арт‑сквер ачылды, ләкин биредә яшәүчеләрнең күбесе аның нәрсә икәнлеген дә белми икән.

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? Татар халык әкиятендәге кебек, сораша-сораша эзли торгач, Гариф Ахунов урамындагы 10 а йорты каршына килеп чыктым.

- Монда арт‑сквер ачылган икән. Белмисезме? Кайда ул? - дип сорадым каршыма килүче бер ир кешедән. Ул миңа, шул арт-скверда басып торасыз бит инде, дип җавап кайтарды. Мин, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, һаман як‑ягыма каранам. Сквер булгач, анда агачлар үсәргә тиешле бит инде, ә биредә йорт өстендә йорт, таш өстендә таш.

Беренче карашка геометрик сыннар бетон өемен хәтерләтә. Ләкин, игътибар белән күзәтсәң, әлеге бетон кисәкләрендә шахмат сыннарын танырга була. Казанда узган җәйдә «Архстоун» кече архитектура сыннары фестивалендә архитектура-төзелеш университеты һәм Фешинский көллияте студентлары шәһәр территориясен бизәүнең төрле алымнарын өйрәнгән. Яшь архитекторлар вокзал яны мәйданын, Меридиан урамын һәм «Кояшлы шәһәр» микрорайонындагы скверны бизәү буенча проектлар иҗат иткәннәр. «Кояшлы шәһәр»нең Гариф Ахунов урамындагы скверны бетонга уелган шахмат сыннары белән бизәү идеясен үз төркемендәге студентларга Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының сынлы сәнгать кафедрасы өлкән укытучысы Вагыйз Әхмәтҗанов җиткергән. Проект авторларының берсе Анна Федорович:

- Бүген балалар уен мәйданчыкларын ясауда стандарт проектларга ябышып ятмаска кирәк. Балалар корылмаларны үз фантазияләреннән чыгып куллана. Бу - уйлап табуга корылган уен мәйданчыгы, - ди.

Кәкре-бөкре бетон сыннар «телен» кечкенә балалар күбрәк аңлый, ахрысы: дөньяларын онытып уйныйлар. Татарстанда 2015 ел - Парклар һәм скверлар елы. «Кояшлы шәһәр» микрорайонындагы арт-скверны киләсе елдагы чараларның бер чаткысы, дисәк тә ярый.

Сүз уңаеннан. Татарстан полициясенең 58 хезмәткәренә «Кояшлы шәһәр» микрорайоныннан фатирлар бирелде. Ачкычларны Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырды. Бу күңелле чара полиция хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелде. «Кояшлы шәһәр» инвестиция проекты 2005 елда гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында эчке эшләр органнарында хезмәт куючы 574 хезмәткәрнең гаиләсе фатирлы булды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading