16+

Баланы кая җибәрергә?

Казанда быел шәһәр яны җәйге лагерьларында 27 мең 600 бала һәм яшүсмер үзләренең сәламәтлекләрен ныгытачак.

Баланы кая җибәрергә?

Казанда быел шәһәр яны җәйге лагерьларында 27 мең 600 бала һәм яшүсмер үзләренең сәламәтлекләрен ныгытачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, 1 июньдә тәүге сменаны «Заречье» ачып җибәрә. Аннан соң, «Юнитур», «Березка», «Восток», «Молодежный», «Нармонка», «Огонек», «Спутник», «Пионерия Татарстан» һәм «Бригантина» лагерьлары да балалар авазына күмеләчәк. Барлыгы 14 муниципаль лагерь эшләячәк.
Шәһәр яны лагерьларына 21 көнгә исәпләнелгән юллама - 13 608, ә 18 көнлек профиль (фән яки һөнәри юнәлеш) сменаларга 11 712 сум. Палатка лагерьларында 7 көнлек смена 5 328 сум. «Ата-аналар профиль сменаларга 18 көнлек юллама бәясенең 2 300-3000 сум өлешен генә түли», - диде Сергей Миронов.
Универсиадага әзерлек алды елында балалар ял лагерьлары да төзекләндерелгән иде. Нәтиҗәдә, шартлар бермә-бер яхшырды. «Заречье», «Молодежный», «Березка» киңкырлы эшчәнлеккә көйләнелгән. «Пионерия Татарстан» - КВН фестивальләре хәрәкәтендә катнашучыларның «җәйге йорты». «Бригантина», «Восток», «Спутник» фән һәм иҗат профилендә эшли. «Огонек» белән «Юнитур» спорт-сәламәтләндерү һәм патриотик тәрбияне алга сөрә. «Эшчәнлек эчтәлегенә бәйле рәвештә, «Нармонка» лагеры «Сталкер» исеменә үзгәртеләчәк. Биредә көрәш төрләре белән шөгыльләнүче яшь спортчылар, кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр ял итәчәк», - диде Сергей Миронов.
«Заречье» лагеренда июль аенда «Summer groove» сменасы узачак. Россия, Украина һәм Бразилиянең танылган биючеләре махсус дәресләр үткәрәчәк. Шушы ук лагерьда июль аенда «Алга» телестудиясе телевидение иҗаты сменасы оештыра. Анда мастер-класслар, телевидение һәм кино вәкилләре белән очрашулар булачак.
Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев әйткәнчә, мәктәп укучылары өчен «Молодая гвардия» һәм «Экран» спорт лагерьлары да эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading