16+

Барысы да хәтердә

Әфганстан сүзе чыгуга, бүген һәркем үзләренең танышлары, туганнары арасыннан 10 елга якын дәвам иткән бу сугышта катнашкан кешеләрне атый аладыр. Әлеге вагыйгадан соң инде чирек гасыр вакыт узып киткән, әмма ул еллар әле дә хәтердә, йөрәк түрендә. Быел Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулды.

Барысы да хәтердә

Әфганстан сүзе чыгуга, бүген һәркем үзләренең танышлары, туганнары арасыннан 10 елга якын дәвам иткән бу сугышта катнашкан кешеләрне атый аладыр. Әлеге вагыйгадан соң инде чирек гасыр вакыт узып киткән, әмма ул еллар әле дә хәтердә, йөрәк түрендә. Быел Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулды.

Шул уңайдан бу атнада Татарстан халкы Казанга - «Корстон» комплексында узган тантаналы чарага җыелды. Килгән кунаклар арасында сугышта катнашучылар гына түгел, ә үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатларның туганнары, әти-әниләре, тормыш иптәшләре дә бар иде. Бу көнне аларның югалткан кадерле кешеләре турындагы сагышлары тагын яңарды, күңел яралары кабат ачылды.
Тантаналы искә алу чарасында кунакларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел узды һәм без офицерларыбыз, солдатларыбыз кылган батырлыкларны да 25 ел буе хәтердә йөртәбез», - дип билгеләп узды ул. Парламент Рәисе саннарга аерым тукталып китте. 10 елга якын барган Әфганстан сугышын барлыгы 750 мең солдат узган, 15501 кеше һәлак булган, 7 меңгә якын кеше, төрле җәрәхәтләр алып, инвалид калган. Татарстан Республикасыннан исә сугышта 9358 кеше катнашкан, 492 татарстанлы, кызганычка, Әфганстан сугышы корбаны булган.
Фәрит Мөхәммәтшин сугыштан соңгы елларның Советлар Союзы таркалу вакыты белән туры килүен дә ассызыклап үтте һәм ул елларда сугышта катнашучыларга, бигрәк тә инвалидларга җитәрлек игътибар, кайгырту булмавын да әйтте. Моны барыбыз да таный, диде ул.
«Әфганстан ветераннарының Россия берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы лидеры, РФ Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе урынбасары Франц Клинцевич та үз чыгышында әфганчыларның тол калган тормыш иптәшләренә, әти-әниләренә, шулай ук хәрби бәрелешләрдән инвалид булып кайткан солдатларга аерым игътибар юнәлтергә кирәклегенә басым ясады.
Бу көнне Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешма вәкилләренә ТР Президентының, ТР Дәүләт Советы Рәисенең, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Тантана Әфганстан сугышына багышланган концерт номерлары белән дәвам итте: сәхнә түрендә сугыш турында җыр һәм биюләр булса, күз алдында исә янә әлеге дәһшәтле еллар яңарды...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading