Шәһри Казан

Башкалада быел 19 мәктәп төзекләндерелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, республикада урта гомумбелем бирү мәктәпләренә капиталь төзекләндерү үткәрелеп килә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел Казанда 19 мәктәп яңартыла.

Реклама

- «Мөмкинлекле мохит» («Доступная среда») федераль программасы кысаларында, Авиатөзелеш районындагы 26 нчы лицейда, Вахитов районындагы 80 нче мәктәптә һәм 96 нчы гимназиядә, Идел буе районындагы 68 нче, шулай ук Совет районындагы 72 нче белән 79 нчы мәктәпләрдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус юллар ясалачак, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Мәдәни мирас һәйкәле саналучы ике мәктәпне төзекләндерү аерым игътибарда тотыла. Берсе - Киров районындагы 15 нче гимназия. Әлеге бина 1867 елда төзелгән, заманында анда затлы кызлар институты булган. Икенчесе - Вахитов районындагы 3 нче гимназия. Архитектор Мазалевский проекты буенча 1856 елда сафка бастырылган. Анда үз чорында Вагнерның һәм соңрак Котованың хатын-кызлар гимназияләре эшчәнлек алып барган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин да: «Казандагы бер мәктәпкә капиталь ремонт ясау өчен 25 миллион сум кирәк. Бу кадәр акчаны шәһәр үзе генә таба алмый. Татарстан Президентына рәхмәт! Быелгы эшләр өчен республика бюджетыннан 483 миллион сум күчерелде. Башкалада инде 63 мәктәп яңартылды», - диде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: