16+

Башыңны сакла!

Салкында яланбаш йөрүче кешене күрсәң, менә юләр бу дип уйлап, үзең дә туңып куясың. Яз кояшы елмая башлауга ук, баш киемнәрен ераккарак җыеп куярга ашыгабыз шул. Олылар, яланбаш йөрмә, суык тидерерсең, дип гел тукып торса да, күпләр аны кыш буе да киеп карамый: миңа башлык килешми, мин болай да туңмыйм...

Башыңны сакла!

Салкында яланбаш йөрүче кешене күрсәң, менә юләр бу дип уйлап, үзең дә туңып куясың. Яз кояшы елмая башлауга ук, баш киемнәрен ераккарак җыеп куярга ашыгабыз шул. Олылар, яланбаш йөрмә, суык тидерерсең, дип гел тукып торса да, күпләр аны кыш буе да киеп карамый: миңа башлык килешми, мин болай да туңмыйм...

Табиблар, колаклар - иң нәзберек урыннарның берсе, ди. Шуңа күрә беренче чиратта салкыннан алар зыян күрә. Хәтта озын чәч тә колакларны салкын җилдән, кар-яңгырдан саклый алмый. Салкыннан җылыга кергәч, гел колаклар авырта - һава температурасының кисәк кенә алмашуы шулай тәэсир итә. Юеш баш белән урамга чыгучылар да сәламәтлекләрен куркыныч астына куя, чөнки отит авыруы барлыкка килү өчен әллә ни күп вакыт кирәкми: якындагы кибеткә башыңа кимичә генә чыгып керсәң дә, бу авыруның килеп чыгуын көт тә тор. Аннан соң, колак эченә чуан чыгып куюы да бар. Дөрес, отит авыруы барлыкка килүгә башка бик күп факторлар да йогынты ясый: ОРЗ, хроник гайморит, антибиотикларны эзлексез куллану, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү һ.б. аның сәбәпчесе була ала. Колакта инфекция булуын менә нинди билгеләр буенча ачыкларга мөмкин:
* ишетүчәнлек кими, колак барабаны артында тавышны кертми торган сыеклык җыела;
* колакта көчле авырту барлыкка килә, бигрәк тә кеше ятып торганда;
* колак барабаны бик каты зыян күргән булса, колактан сыекча ага башлый;

Отит авыруы вакытында үз белдегең белән дәвалануның аяныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Шуңа күрә кичектермичә табибка күренү кирәк. Ә иң яхшысы - авыру белән очрашмас өчен, алдан ук сакланып йөрү:
- аз гына көннәр җылынуга ук, баш киемен салырга ашыкмагыз; кыш айларында, гомумән, башлыксыз йөрү турында онытырга кирәк;
- машинада йөргәндә бөтен тәрәзәләрне дә ачмагыз, хәтта җәйге эссе көннәрдә дә, үтәли җил нәтиҗәсендә, салкын эләктерү бик җиңел;
- үзегезне аз гына начар хис итсәгез дә, табибка барып күренегез.

Яланбаш йөрүнең нәтиҗәсе моның белән генә дә бетми. Башлыксыз йөрү аркасында иммунитет какшый. Нәтиҗәдә, организмда авыру китереп чыгара торган микроблар үрчи, шуңа да инде язын һәм көзен хроник авырулар кискенләшеп китә, ялкынсыну процесслары үсеш ала. Баш туңу нәтиҗәсендә кеше гомере өчен бик куркыныч булган авыру - менингит (баш мие тышчасы ялкынсынуы) барлыкка килергә мөмкин. Салкында озак вакыт яланбаш торсаң, чәчсез калырга да була, ди табиблар. Салкыннан чәчләр бик нык зәгыйфьләнә, төсен югалта, икегә аерыла. Башны туңдырып, невралгияне (нервлар авыруын) барлыкка китерүе дә бик җиңел, чөнки салкыннан баштагы кан тамырлары кысыла һәм нервларда кан әйләнеше бозыла.
Игътибар!
Кайчан башка кимичә йөрергә ярый соң дип сораганда, табиблар менә нәрсә дип әйтә:
Медицина күзлегеннән караганда, яланбаш йөрергә ярый торган һава температурасы минус 5 градус дип билгеләнә, әмма бу коры, җил-яңгырсыз һава торышы вакытында гына рөхсәт ителә. Әгәр дә кар яки яңгыр ява икән, җил ыжгырса, башлыксыз йөрергә һич кенә дә ярамый, хәтта урамда температура плюсны күрсәтсә дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading