16+

Базарларны япсалар ни булачак?

Базарларны ябу-япмау турындагы сүзләр байтактан бара. Күптән түгел генә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы идарәсе, кабат бу мәсьәләне күтәреп, ил буенча барлык базарларны ябу турында закон проектын әзерләгән.

Базарларны ябу-япмау турындагы сүзләр байтактан бара. Күптән түгел генә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы идарәсе, кабат бу мәсьәләне күтәреп, ил буенча барлык базарларны ябу турында закон проектын әзерләгән.

Соңгы ун елда Россиядә аларның саны биш тапкырга кимегән, шулай булгач, ихтыяҗ кими, дип, үзенең хаклыгына ышандырырга тырыша министрлык. Әмма Росстат мәгълүматлары моңа каршы килә – сигез ел эчендә базарлар ике тапкырга арткан.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы моңа кискен каршы чыга һәм нәтиҗәсе аяныч булачагын искәртә – күпләгән җитештерүчеләр авыр хәлдә калачак. Эре сәүдә челтәрләре булганда, бәлки базарлар чынлап та кирәкмидер? «Җаның ни тели – шул бар, акчаң гына булсын» дигән заманда яшибез, кибеткә кер дә сатып ал үзеңә кирәклесен сайлап. Әмма шул ук супермаркетлар белән янәшә базарларның да булуы һәм анда халыкның мыжлап торуы моның киресен исбатлый кебек. Ихтыяҗ булмаса, анда йөрүче булмас иде. Берәүләр бирегә бәяләр арзанрак булганга килә.

Икенчеләренең таныш сатучылары бар, чөнки күп еллар аңардан гына сатып ала һәм алданмаячагын, сыйфатлы азык-төлек алачагын белә. Таныш булмаган очракта да сатулашып була, шуңа күрә дә базар бит инде ул. Кояшта кара янган көньяк егете матур сөйләп, «иң татлысы» дигән булып сайлап алып тоттыра җимешне – алмыйча түзеп буламыни?! Ә товар начар түгел анда, өстәвенә, кибеттәгегә караганда арзанрак та әле. Һәркем үзенең кесә калынлыгына карап тукланганда, халыкны мондый мөмкинлектән мәхрүм итү нәрсәгә кирәк булганы гына аңлашылмый. Базарларны ябу турындагы закон кабул ителгән очракта, аз керемлеләр – пенсионерлар, ишле гаиләләр, студентлар өчен сизелерлек китереп бәрәчәк.

Табиблар әйтүенчә, кеше үзе яшәгән җирлектә җитештерелгән азык-төлек белән тукланганда гына сау-сәламәт була. Экзотик җиләк-җимешләр дә тәмле, әмма банан өчен чират торучыларны күргән юк нишләптер. Ә ярминкәләрдә яшелчәне халык капчыклап ала, әрҗәләп ташый. Табигатькә каршы барып булмыйдыр шул, табиблар хаклыдыр, күрәсең, бәрәңге кирәк безнең халыкка. Ә яхшы бәрәңге кайда? Билгеле, базарда һәм авылда.

Базарларның ябылуы меңнәрчә кешенең эшсез калуына да китерәчәк. Эшсезлек проблемасы бездә хәзер дә тулысынча хәл ителмәгән иде кебек әле. Күпләр өчен базар – бердәнбер акча эшләү мөмкинлеге. Бүген илдә азык-төлекнең яртысын фермер хуҗалыклары җитештерә. Шуның 15 проценты гына товар әйләнешендә катнаша, сәүдә челтәрләренә чыгару мәшәкатьле булганга, калган өлешен сатып булмый. Әлегә базарлар коткара, ә алар ябылган очракта нишләргә кала? Җитештерүчеләрне банкротлык һәм эшчәнлекнең тукталуы көтә, аларның азык-төлек базарындагы өлешен супермаркетлар эләктереп алачак.

Сәер хәл бу, бер яктан, закон сәүдә культурасын һәм базарның эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән кебек, икенче яктан, кулланучы белән җитештерүченең мәнфәгатьләре кайгыртылмый. Ә базар бит сәүдә мәйданы гына түгел, ул барометр ролен уйный: базар эшли һәм кулланучы бар икән, димәк, биредә тормыш гөрли. Шул ук Европа белән Азиядә базарларга юллар ачык. Кече бизнесны үстерү максатыннан, күп дәүләтләрдә челтәрле сәүдә системасына киңәергә ирек бирмиләр. Безнең супермаркетлар, базарлар ябылу сәбәпле, сатып алучылар саны кинәт артып китәчәк дип уйлыйдыр, әмма кризис һәм эшсезләр саны арткан чорда моңа өметләнергә кирәкмидер.

Россия җитештерүчеләре базардан киткән очракта, үзенең авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга чыгару да кыенлашачак, чөнки супермаркетларда читтән кертелгәннәре күп. Ә бу исә икътисадка да йогынты ясамый калмаячак. Кануннар кабул иткәнче, болар хакында уйланып, дөрес карарлар кабул итү кирәктер. Бар нәрсә дә бер төркем калын кесәлеләр мәнфәгатен кайгыртып кына түгел, халык өчен эшләнгәндә ни әйттең булыр иде. Тормыш үзе дә зур бер базар кебек: берәү алдый, икенчесе алдана. Базарсыз яши алмыйбыз инде без.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Базарны бетерерга ярамый.Базарда житештеруче белан кулланучы турыдан Эш ита.Шушы сонгы елларда базардан азык-телек алу биграк айбат.

    Мөһим

    loading