16+

БДИ баллары бик «бал»лы

Тотыгыз да, тагын совет чоры турында сүз куерта дип, мине тиргәп атыгыз инде. Күп тиргәрсез бугай, ул чорга торган саен ныграк сагынылыр әле, чөнки анда минем балачак, үсмер чагым һәм аерым бер урынны алып торган мәктәп еллары.

Тотыгыз да, тагын совет чоры турында сүз куерта дип, мине тиргәп атыгыз инде. Күп тиргәрсез бугай, ул чорга торган саен ныграк сагынылыр әле, чөнки анда минем балачак, үсмер чагым һәм аерым бер урынны алып торган мәктәп еллары.

Урамга чыгып сирень чәчәген исним дә соңгы кыңгырау искә төшә, базарда сату иткән әбиләрдә ландышларны күрәм дә хәтердә имтихан биреп йөргән чакларны яңартам. Безнең имтиханнар бер бәйрәм кебек булган икән: парта өсләрендә чәчәк, репетитор-курсларга йөреп иза чикмәгәнсең, ун ел тупланган белемнеңне чыгарып селке дә, өстеңдәге тауны ишеп кайтып кит. Мәктәп ишеге төбендә металл эзләгеч белән торучы юк, сыйныф бүлмәләрен камерадан күзәтмиләр, бәдрәфкә дә ияреп кермиләр.

Совет чоры турында күп бәхәсләшкән, уңай-тискәре якларын барлаган бар, әмма берәүнең дә белем бирүдән зарланганы, “тинтерәттеләр инде шул имтиханнары белән” дигәне булмады. Бүген балалары мәктәпне тәмамлаган әти-әниләрдән андый сүзне бөтенләй ишетмисең, БДИ дигәннәренең бөтен тәмен татыгач. Бу яңалыкның уңай яклары да бар диләр. Югары уку йортына керү өчен кабат имтиханнар биреп торасы булмый – бусы яхшы, әлбәттә. Балларның суммасы җитәрлек булып, өйдән утырып кына берничә уку йотына документларыңны юлла да, кайсыннан чакыру килер дип тик утыр көтеп. СССР булмасын, аның варисы булган Россия булмасын, коррупция дигәннәре аңа чит нәрсә түгел - элегрәк, бигрәк тә сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башларында югары уку йортына керүчеләр аның тәмен татыгандыр. Абитуриент булып йөргәндә шундый кызыклы күзәтү ясаган идем: трамвай-троллейбуста килүчеләр имтихан биреп карый, дәүләт машиналарында килүчеләр укырга керергә тиешлеләр исемлегендә үз исемен барлый.

Бөтен җирдә алай булмаган инде, әлбәттә, чорына һәм уку йортына бәйле булгандыр ул. Модада кызыл пиджаклар һәм чия төсендәге “тугызлы” машиналары чыга башлаганда чәчәк аткан иде бу күренеш. Бу яктан карасак, БДИны уңай яктан бәяләп була, баллардан пиджак төсе һәм машина моделе күренми. Югары уку йортларында “төртү”нең дәһеле дә калмады дигәннәре белән чагыштырганда, мин чит ил планетадагыларның киләсенә күбрәк ышанам, әмма керү имтиханнары белән сессия бирүнең аермасы зур, суммалары да шуңа тәңгәл киләдер.
   
Бөтен хикмәт әнә шул балл дигәннәрендә инде: тиешле күләмдә җыя алсаң – син алга таба да укыйсың, юк икән, тугызынчы сыйныфтан ук коеп калдыралар. Кем ничек җыя ала – бусы һәркемнең үз мәшәкате. Совет чорындагы кебек артта калучыларны шефлыкка алу, өстәмә рәвештә шөгыльләнү дигәннәре дә тарихта калды. Элек сентябрьдә укыту башланса, хәзер куркыту алгы планга чыга: “БДИ бит, ничек бирерсез?!” Җыелыш саен шундый сүзләрдән соң әти-әни кесәсен капшый да, репетиторга чаба, 10 ел укыганнан соң бер ел эчендә тегесе нәрсәдер әүмәләп бирергә тиеш! Бер елда имтихан бирерлек дәрәҗәгә ирешеп була икән, аңа хәтле нишләп йөрелә мәктәп бусагасын таптап? Элек яхшырак укытылса, репетиторларга эш калмый, аларны да кыерсытасы килми, берәүләрнең наданлыгы икенчеләренең хәлен яхшыртырга ярдәм итә. Бер укытучының: “Ярдәм кирәксә хәбәр итегез, булышырмын” дигән белдерүендә ике хата җибәргәнен күргәч, әллә репетиторлыкка алыныйммы икән дип тә уйлап куйдым, эшсез калмыйм икән әле, БДИ гына бетмәсен!

Моңардан тыш, ел буена имтихан биреләсе фәннәргә генә игътибар күбрәк булгач, калганнарына вакыт та бик калмый. Бүгенгеләр дөнья картасының әллә ничә төрле вариантын тәкъдим итә ала: Россия уртасында Монголия, Украина Белоруссияне кысрыклап чыгарган, ә Литва бөтенләй юк – аның урынында Мила Йовович, Варшава Польшаның башкаласы түгел, ә Латвиянең исеме. Болар минем кыргый фантазиям түгел, географиядән белемнәре булмаган укучыларның дөнья картасын күзаллавы. Ә тарихка кереп китсәк, бөтенләй батабыз: Икенче Бөтендөнья сугышы 1991 елда гына тәмамланган икән. СССРны таркатучылар – Сталин, Гитлер, Брежнев. Тарас белән Бульба – икесе ике кеше. Астрономия фәне керә башлаячак ди инде, гаджетлар сүнеп калса, йолдызларга карап юлны таба алачаклар. БДИның тагын бер файдасы - имтихан эшенең титул битен басма хәрефләр белән язара өйрәнергә кирәк, сызым укытылмагач, аны кайдан беләсең? Боларга өстәп, татар теле дә “тирән” белем алырга комачаулый икән бит, Тарас белән Бульбаның арасына кереп басып! Шул дәресләрне бушатып, ничаклы тестка “әйе-юк” дип җавап биреп утырып була! БДИ баллары торган саен “баллы”рак була бара...  

  Фото: РИА Новости © Илья Питалев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading