16+

БДИ: авырлык җиңеллек алып киләчәк

Быел Казанда 6 меңгә якын укучы БДИ тапшырачак

БДИ: авырлык җиңеллек алып киләчәк

Быел Казанда 6 меңгә якын укучы БДИ тапшырачак

Укучылар һәм аларның әти-әниләренең төн йокыларын качырган БДИ якынлаша. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы 27 майда әдәбият һәм географиядән имтиханнар белән башланып китә. Ә төп фәннәр – математика белән рус телен 29 майда һәм 3 июньдә тапшырачаклар. Гомумән, имтиханнар 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, быел Россия буенча имтиханнарны алдан бирү этабында 28 мең кеше имтихан биргән. Әлеге имтихан алдагы елларда белем алганнар өчен үткәрелә. Имтиханнар гадел, «тәртип бозуларсыз» гына узган дисәләр дә, бөтенләй үк «бер гөнаһсыз» да үтмәгән.
 
163 укучы, имтихан таләпләрен үтәмәү аркасында, аудиториядән чыгарылып җибәрелгән. Аларның 87се – телефон, 54е шпаргалка белән эләккән. Узган елның алдан бирү этабы белән чагыштырганда, тәртип бозулар шактыйга – 1/4 тапкырга кимегән. Татарстанда имтиханнарны алдан бирүчеләр саны әллә ни күп түгел, БДИ кагыйдәләрен бозучылар саны да дүрт-биш тирәсе генә була, андыйлар имтиханны икенче елга гына бирә алачак.

Рус теле белән математикадан имтихан бирә алмаучылар аттестатсыз кала?!

Казан мәгариф идарәсенең баш белгече Гөлнара Залялетдинова:
– Төп фәннәр – математика белән рус теленнән имтиханны бөтен укучыга тапшыру мәҗбүри, аларның икесенең берсен тапшырмасаң, аттестат бирелми. Ләкин аларны кабат бирү өчен июльдә резерв көннәр бирелә. Әгәр рус теле белән математиканың икесеннән дә бирә алмаган булса, ул имтиханны сентябрьдә генә бирә алачак. Ә сайлап алынган фәннәрдән имтиханнарны кабат бирү мөмкин түгел, бала БДИны бирсә – укырга керә, бирмәсә, димәк, үзе сайлаган уку йортына керә алмый дигән сүз – ди.

Гадәттә әти-әниләр, балаларга караганда, имтиханнардан ныграк курка. Моны исә белгеч әти-әниләрнең БДИ бирү тәртибе турында күп нәрсәне аңлап бетермәвеннән дип саный.
Шунлыктан Татарстанның мәгариф ида­рәләре ел дәвамында ата-аналар өчен махсус тренинг, җыелышлар, мәгариф идарәсе һәм мониторинг бүлеге белгечләре катнашында махсус семинарлар уздыра, һәр елны бер тапкыр өлкәннәр өчен БДИ тапшырып карау мөмкинлеге тудырыла. Рособрнадзор, Мәгариф министрлыгы, мәгариф идарәсе, мәктәп сайтларында да имтиханнар турында күп кенә мәгълүмат алырга була. Шунлык­тан ата-аналарның, имтиханнар турындагы мәгълүматлар белән танышырга теләге һәм сорау­лары булса, «кайнар элемтә»гә мөрәҗәгать итәргә хакы бар.

Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Чыгарылыш сыйныф укучысы авырып китеп имтиханга килә алмаса, нәрсә эшләргә соң?

Мондый очракта кичекмәстән табибка барып, авыруы турында белешмә алырга кирәк. Аны шул имтихан көнне кичекмәстән, укучының ни сәбәпле килмәвен белеп тору өчен, имтихан тапшыру пунктына илтергә кирәк. Имтиханга ни сәбәпле килмәү турындагы мәгълүмат Мәгариф министрлыгының имтихан комиссиясенә тапшырыла, шуннан соң укучыны өстәмә рәвештә имтиханга кертү мәсьәләсе хәл ителә, – ди Гөлнара Залялетдинова.

2019 елгы БДИ «күчтәнәчләре»

Быел имтиханнар бирү тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, математикадан база һәм профиль имтиханның икесенең берсен генә бирергә мөмкин. Төп фәннәр – рус теле һәм математикадан профиль дәрәҗәдәге имтиханнарда 70тән азрак балл җыйганнарга «кызыл» аттестат тәтемәячәк. Димәк, беренчесендә үк әлеге чикне уза алмаганнар мәктәпне «бишле»гә тәмамлау турында аттестат ала алмаячак. Сайлап алына торган имтиханнардан саналган чит телләр саны хәзер бишәү булган. Элек инглиз, француз, испан һәм немец теленнән имтихан бирергә мөмкин булса, быелдан кытай теленнән дә БДИ бирү рөхсәт ителде.

Бер авырлыкның бер җиңеллеге булмый калмый, әлеге имтиханнарның «урак өсте» чорын юк-бар уйларга бирелми генә вакытны дөрес бүлеп, әзерлек белән уздырганда, элеккеге кебек икешәр кат имтихан бирми генә уку юлына керү – үзе зур бәхет бит.

Кирилл Кухмарь фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading