16+

Бензин кыйммәтләнә

Автомобиль йөртүчеләр өчен 3 хәбәр

Бензин кыйммәтләнә

Автомобиль йөртүчеләр өчен 3 хәбәр

1. Ноябрьдән ОСАГОсыз йөрүчеләрне ачыклау өчен юлларга махсус камералар куелачак. Камерага эләккән шоферларга штраф берничә тапкыр да килергә мөмкин. Дөрес, Россия автомобилистлар җәмгыяте, «бәхет хатлары» көненә бер тапкырдан да күбрәк килергә тиеш түгел, дигән. Әлегә бу пилот проекты Мәскәү өлкәсендә сыналса, тора-бара камералар башка төбәкләрдә дә урнаштырылыр дип көтелә. ОСАГО полисы булмаган кешеләргә 800 сум күләмендә штраф каралган. Татарстанда иминиятләштерү кәгазе булмаган өчен штрафны әлегә ЮХИДИ инспекторлары яза.

2. Ноябрьдән Татарстанда муниципаль парковкага кагылышлы яңа тарифлар кертеләчәк. Казан мэриясе порталы хәбәр иткәнчә, башкала үзәгендә машина кую урыннары кыйммәтләнәчәк. Әйтик, Театральная, Профессор Нужин, Ирек мәйданындагы парковкаларның сәгате 100 сумга җитәчәк. 1 ноябрьдән түләүле парковкалар саны артыр дип көтелә, Казанда барлыгы 1,1 мең урынга исәпләнгән машина кую урыны булыр дип ниятлиләр. Тагын бер яңалык, ноябрьдән III группага кергән физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә «Инвалид» билгесе куелган урыннарда машинасын калдыра алачак. Әлегә кадәр бары I, II группа инвалидларга гына бушлай машина кую рөхсәт ителә иде.

3. 2019 елдан бензин бәясе тагын артырга мөмкин дигән сүзләр йөри. НДС, бензинга акциз бәяләре кыйммәтләнү сәбәпле, бензинның да литры 50 сумга җитмәгәе. Дөрес, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бензинга бәяләр артуга канәгатьсезлеген белдерә икән. Энергетика министрлыгына якын арада нефть җитештерүче компанияләр белән сөйләшергә дә боерган ул. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, эчке базарда нефть продукты бәяләренә бәйле рәвештә туган вазгыятьне җайга салу өчен аерым эш планы булдырырга кирәк, дигән Медведев.

 

Юрий Кулагин, Бөтенроссия автомобилистлар җәмгыятенең Татарстан оешмасы рәисе:

– Җил исмичә, яфрак селкенми, диләр. Бензинга бәяләр артырга мөмкин. Бәлки, халык фикерен белү, сынап карау өчен гайбәт тараталардыр. Ничек кенә булмасын, бензинга бәяне арттыру – күпләр өчен отышлы. Ягулык җитештерүче компанияләр иң зур салым түләүчеләр дә бит. Бу гади автомобильчеләрдә генә канәгатьсезлек тудыра. Бензин күтәрелергә тиеш түгел анысы. Әмма, дөреслек эзләп, митингларга чыгарга кирәк дип тә санамыйм. Кемдер, җәмәгать транспортында йөрү отышлырак, дип тә әйтер. Автомобильчеләр автобус, трамвайларга күчсеннәр өчен, тиешле шартлар тудыру мөһим. Җәмәгать транспорты вакытында, куркынычсыз йөрергә тиеш. Хәер, кайбер очракларда, зур габаритлы предметлар алып кайтырга туры килгәндә, шәһәр читендә үз йортың белән торучыларга машинасыз булмый.

 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жэмэгать транспорты ягулык, якмый мени? Билет бэялэре артачак, куръер хезмэте бэялэре артачак, азык-толекнен бэясе тоже артачак.

    Мөһим

    loading