16+

Күршең белән кишәрлекне бүлмәс өчен нишләргә?

Җир өчен бәхәс еш чыга. Күршесе бер аршин җиренә керсә дә кайберәүләр тавыш куптара, кызганыч, кайбер очракта барысы да суд белән тәмамлана.

Җир өчен бәхәс еш чыга. Күршесе бер аршин җиренә керсә дә кайберәүләр тавыш куптара, кызганыч, кайбер очракта барысы да суд белән тәмамлана.

Редакциябезгә дә укучылар җир мәсьәләсенә кагылышлы сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Бу уңайдан без Татарстан Росреестрының дәүләт җир, геодезия һәм картография  күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илнур Галеев белән сөйләштек.

– Илнур әфәнде, җир мәсьәләсендә нинди очракта күршеңә шикаять белдерергә була?
– Әгәр дә  күршегез ике арадагы рәшәткәне күчереп куйса, шул рәвешле законсыз җир яулап алса Росреестр идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. Җирнең урнашу урынына карап, Росреестр идарәсенең бүлекләрендә дә гаризаны кабул итәчәкләр. Әлеге гаризада җир кишәрлегенең адресы, кадастр номеры, шикаятьнең сәбәбе тасвирлап языла.

– Күршең белән җир мәсьәләсендә бәхәс чыкмасын өчен нишләргә соң? Һәркем үз кишәрлек чиген дөрес дип уйлый бит.
– Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен җир кишәрлеге сезнең милкегез икәнне раслап күчемсез милекне теркәү буенча бердәм дәүләт реестрында теркәлергә кирәк. Моның өчен беренче чиратта, җир кишәрлеген кадастр хисабына куярга туры киләчәк. Әгәр дә җир кишәрлеген 1997 елның 21 июленә кадәр алырга өлгергәнсез икән, моны раслый торган документлар китерергә кирәк. Ул очракта милек хокукын алдан күчерү буенча рәсмиләштерү уздырылачак. Бу “Күчемсез милекне сатып алу турындагы дәүләт теркәве хокуклары хакындагы”  122нче федераль закон нигезендә башкарыла.

Документларны электрон формада тапшырырга да мөмкин. Росреестрның рәсми сайтында бу хакта барысы да әйтелгән. Документларны күпфукнцияле үзәкләр аша да бирергә була. Моннан тыш хезмәт күрсәтүнең экстерриториаль принцибы да кулланыла. Бу җир кишәрлеге сез яши торган шәһәрдә урнашмаган икән, беркая да барырга кирәкми, аны милкең итеп теркәү өчен үзегез яшәгән шәһәрдә дә теркәп була дигәнне аңлата. Тагын бер мөһим момент –  күршеңә шикаять белдергәнче, җир кишәрлеге чикләре төгәл билгеләнгәнме икәнне дә ачыклау кирәк. Әгәр бу эшне башкармагансыз икән, кадастр инженерын чакыртып чикләрне билгеләү зарур.
 
– Җирне законсыз алган кешеләргә нинди җәза каралган?
– Шикаять белдерүче кешенең гаризасы нигезендә җирне саклау һәм куллану буенча дәүләт инспекторлары тикшерү чаралары уздырачак, кимчелекләр, тәртип бозулар ачыкланса, административ хокук бозу турында беркетмә тутырылачак. Үз белдеклегең белән җир яулап алган өчен штрафның күләме законсыз яулап алынган җир кишәрлеге кадастр бәясенең 1-1,5 процентын тәшкил итә. Әмма биш меңнән дә кимрәк булмаска тиеш.

– Әгәр дә җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеле булмаса?
 – Андый очракта административ штраф күләме 5-10 меңне тәшкил итә.

– Әгәр дә кисәтү ясалып та кешенең исе китмәсә, синең кишәрлегеңнән файдалануын дәвам итсә нишләргә?
Инспекторлар иң күбе алты айга кисәтү бирә, әгәр дә гаепле кеше җитешсезлекләрне төзәтергә алына икән, бу срокны озынайтырга да мөмкиннәр. Гамәлләрне документаль расларга кирәк. Кисәтү вакыты узганнан соң, инспекторлар кабат тикшерә. Әгәр үзгәреш булмаса кабат кисәтү ясый, һәм административ хокук бозу турында беркетмә төзи.
– Җир кишәрлекләрен милкең итеп рәсмиләштерү, ызанлау ни дәрәҗәдә мөһим?  
Закон буенча җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәҗбүри түгел анысы. Моны бары кеше үз теләге белән генә эшли. Әмма, үзегезгә тиешле җир кишәрлеген кемгә булса да бүләк итәргә, сатарга, мирас буларак васыять итеп калдырырга телисез икән кишәрлекне кадастр исәбенә куярга, милек буларак теркәргә кирәк.   Росреестр җир кишәрлеге хуҗаларына ызанлау уздырырга да киңәш итә.  Җир кишәрлеген законлы рәвештә милкең итеп рәсмиләштерү, бердәм дәүләт реестрында теркәү көтелмәгән проблемалардан, күршеләр белән җир өчен бәхәсләрдән саклап калыр.


Татарстан территориясендә ел башыннан бирле үз белдеклеге белән законсыз җир алу очраклары 3 меңнән артып киткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading