Шәһри Казан

Бер документ булмау аркасында, кеше пенсиягә вакытында чыга алмый

Рөстәм Дәүләтшин күп­тәннән үзенең эш стажы 42 ел икәнен расларга тырыша. Әмма Пенсия фондында сүзләр дәлилләүче факт була алмый, документлар, эш урыныннан тиешле кәгазьләр кирәк. Хикмәт тә шунда: ул эшләгән шәхси оешмалар Пенсия фондына кертемнәр күчереп бармаган, хезмәткәрләре турында мәгъ­лү­матны Дәүләт архивына да тапшыр­маган.

Бер оешма бөтенләй инде юк. Икенчесе эшли әле, тик Рөстәм Дәүләтшин ничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караса да, уңай җавап ала алмый. «Карыйбыз, тикшерәбез, дип, вәгъдә бирәләр дә оныталар», – ди. Рөстәм Дәүләтшин өчен пенсия­гә чыгу яше озайтылганнан соң бигрәк тә, һәр эшләгән көне кадерле. Шуңа да ике ел стажын исәп­ләсеннәр өчен, ул ахыргача көрәшергә әзер. «Хезмәт кенәгәсендә ул стажлар язылган, әмма бу гына җитми икән шул, мәсьәләне суд аша хәл итәсе булыр», – диде ул безгә. 

Архив эшләрен идән астында да саклыйлар
Рөстәм Дәүләтшин кебек­ләр җитәрлек. Әнә Николай Обухов сигез предприятие­дән документлар таба алмый. Архив фондлары янган йә тиеш­ле шартларда сакланмыйча, бөтен документлар яраксызга әйләнгән очрак­лар да җитәрлек. Оешмаларның документларны Архив фондына тапшыр­маулары – зур проблемаларның берсе. Нәкъ менә шуның аркасында, хезмәткәрләр пенсиягә чыкканда аңлашылмаучанлыклар, катлаулыклар килеп туа. Оешма намуссыз булганга, гади халык зыян күрә, пенсиягә вакытында чыга алмый йә пенсия акчасы аз исәп­ләнә.
Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты һәм республиканың Дәүләт архив хезмәте коллегиясендә бу проблемалар турында сөйләштеләр.


Чарада барлыгы 300дән ­артык оешма җитәкчесе катнашты. Берничә секциягә бү­ленеп, архив хез­мәткәрләре җитәкчеләргә архив документларын саклау ­тәртибе, хезмәткәрләр турындагы мәгъ­лүматны вакытында архивка тапшыру турында сөйләде. Оешма җитәкчеләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Оешмаларга барлык таләпләр, кагыйдәләр күрсәтелгән эш дәфтәре тараттылар.
Билгеле булганча, тарихи, икътисади, социаль мәгънәгә ия документларны сак­лау белән архив хезмәте шөгыльләнә. Бу мәсьәләдә төрле өлкәдәге оешмалар: дәүләт һәм хокук органнары, төзелеш, сәнәгать оешмалары, финанс структуралары, югары уку йортлары, мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары да ярдәм итә.
Оешмалардагы архив бү­лекләренә карата аерым та­ләпләр куелган.

Реклама


Әйтик, кәгазь документлар 50-55 процент дымлылык­та, 17-19 градус җылы урында сакланырга тиеш. Магнит дисклары, дискеталар өчен бу күрсәткечләр – 8-18 градус җылылык һәм 45-65 процент дымлылыкны тәшкил итә. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә үтәлергә тиеш. Кызганыч, архив эшләрен идән асларында, түбә башларында саклау­чы оешмалар да очрый. Бу өлкәдә оешмаларда стимул тудыру максатында, дәүләт архив хезмәте иң яхшы архив хезмәте булган оешмага конкурс та уздыра башлады. Мәсәлән, былтыр Дәүләт (муниципаль) архивын комплект­лау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма органнары арасында беренче урынны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы алды. Иң яхшы коммерция оешмасы арасында җиңүне «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте яулады. Алар бер миллион сум акча белән бүләкләнделәр. Бу конкурс быел да дәвам итә. Теләге булган оешма, бәйгедә катнашып, үз архив хезмәтен яхшырту өчен акчалата ярдәм ота ала. 

Штрафларны катгыйландырырга җыеналар
Коллегия кысаларында бүләк итү чарасы да узды. Драматург, шагыйрь, тәрҗемәче Фәтхи Бурнашның туганы Мәрьям Галиева архивка күренекле публицистның истәлекләрен тапшырды. Шамил Фәтхуллин исә әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Тимерхан аганың документларын саклауга бирде.
Документларны архив хезмәтенә тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган. Дөрес, ул 300-500 сумны гына тәшкил итә. Архив эше буенча дәүләт комитетының күзәтчелек бүлеге былтыр тикшерү вакытында бу өлкәдә административ хокук бозулар турында ­сигез беркетмә төзеде. Быелның беренче кварталы буенча да биш беркетмә төзергә өлгергәннәр инде. Аңлашыла, мондый штрафлар оешмаларны куркытмый. Шуңа да, мәсьәләне хәл итү өчен, Дәүләт архивы Россия архив хезмәте, Юстиция министрлыгы белән килештереп, яңа закон проекты әзерли. Аның буенча архивка документларны тапшырмаган оешмаларга җәзаны катгыйландырырга җыеналар, ликвидацияләнергә ­җыенучы оешмаларга, архивка документларны бирмичә, юкка чыгарга рөхсәт бирмәскә те­лиләр. Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында кайчандыр Татарстанда урнашкан, банкротлыкка чыгып яки башка сәбәпләр белән ябылган дәүләт һәм муниципаль архивларга документлар тапшырмаган организацияләр һәм предприя­тиеләр исемлеге эленгән. Эзләнелә торган документлар гражданнарга пенсиягә чыкканда эш стажын һәм хезмәт хакын раслау өчен кирәк. Яңа закон гамәлгә кергән очракта, эзләнелә торган оешмалар исемлеге күпкә кимер дип ышанасы килә. 

Римма Сибгатуллина, Дәүләт архив хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары:
– Дәүләт архивы 400дән артык оешма комплектлау чыганагы белән эшли. Алар төрле юнәлештә эшчәнлек алып баралар, әмма кагыйдә бозу очраклары барысында да бертөрле. Оешмалардагы архив белән шөгыльләнгән бүлектә кадрлар алышынып торуның дә тәэсире бар, шәхси состав турында документлар тулы күләмдә тапшырылмый. Бу проб­лема бик мөһим. Архив үзенең социаль функциясен үтәгәндә, ягъни халык сораулары буенча эзләнүләр алып барганда, документлар булмагач, бернәрсә дә раслый алмый. Документларны тапшырмаган оешмалар белән кисәтү, аңлату эшләре алып барырга тырышабыз. Архив эшен алып баруның мөһимлегенә төшендерәбез. Идән астында, чормада архив була алмый. Документ күгәрә икән, ул яраксызга әйләнә. Архив эшенә карата таләпләр, нормативлар куелган. Аларны үтәргә тырышсыннар иде. Бу – көн саен алып барыла торган эш. Былтыр барлыгы 26 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иттек. Аларның күбесе социаль-хокукый өлкәгә карый. Шуларның 84 проценты эш стажы, хезмәт хакы, ташламалы стаж белән бәйле.

 

Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: