Йөзьяшәр әби кышның соңгы көнендә – 1918 елның 28 февралендә Лаеш районы, Березовка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Тормыш юлы шактый сикәлтәле булса да, 100 яшендә дә ул көр күңелле, ачык йөзле, тормышка гашыйк шаян кеше булып калган.
– Юбилей белән котларга киләселәрен бер атна алдан ук әйтеп куйдылар. Ләкин Президент кадәр Президент килер дип уйламадык та, – диләр Солдатовлар гаиләсе.
Юбилярны туган көне көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килеп тәбрикләп, сөтле чәйләр эчеп китә. Республика җитәкчесе әбинең саулыгын, 100гә кадәр яшәү серләрен сораша. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен җиткерә, «100 яшь – космоска очкан кебек ул!» – дип, иңнәренә ап-ак мамык шәл яба. Юбилей хөрмәтенә Евдокия Солдатова баянга кушылып җырлап та күрсәтә әле.
– 100гә җитсә дә, яшьлек җырларын яттан белә ул, башыннан ахырына кадәр бер тайпылмыйча җырлый. Әти дә бит әнинең нәкъ менә җырлавына гашыйк булган. Авыл яшьләре кичке уенга чыкканда таныша алар. Шуңа өстәп, бик матур биегән дә әле әни. Әтине җирләгәнгә дә инде чирек гасыр үтте. Алар бик матур парлы гомер кичерде, – ди Евдокия ханымның төпчек улы Александр Солдатов.
Евдокия әби бүген оныкчыгы Яна тәрбиясендә.
– Кайчандыр ул мине карап үстергән иде, хәзер мин аны карыйм, – ди Яна, тыйнак кына елмаеп.
Президент та Евдокия әбидән 100гә кадәр яшәү серләрен белеп киткәч, мин генә сорамый булдыра алмадым инде.
100гә кадәр яшәдем дә тарихка кереп калдым дигән сүз түгел әле ул. Тормышны бит аны төрлечә – үзеңнән соң бер матур сүз дә калдырмый да узарга мөмкин. Ә Евдокия Солдатованың бер гасырлык тормышында горурланып сөйләрлек әйберләре күп булган. Революцияне, Гражданнар сугышын, Фин сугышын, Бөек Ватан сугышын үткән кешене тере тарих дими мөмкин түгел! Кешелек тарихында булган һәр вакыйга аның тормышында да онытылмаслык эзләр сала. Фин сугышында абыйсы үлеп кала. Ә ире Лаврентий белән тормыш корып матур гына яши башладык дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елдан ул Казан тегү фабрикасында эшли. Хәрбиләргә җылы комбинезоннар тегә. Лаеклы ялга «Холод» акционерлык җәмгыятендә эшләп чыга. Тормыш аны сугыш, ачлык белән генә сынамый. Бер-бер артлы яңа туган ике сабыен тартып ала. Үлеп балалар яратучы хатын-кыз өчен бу ике вакыйга йөрәгендә, чыгарып булмастай чыра булып, әле дә сыкрап тора. Евдокия бирешми, тагын өч бала алып кайта.
– Абыема әни, беренче баласына биргән кебек, Николай исемен куша. Ул безне бик нык яратты, ләкин тәтиләмәде. Әни үзе биш класс кына белем алган кеше, шулай да безне һәрвакыт: «Укыгыз, белемгә омтылыгыз! Наданлык ул – караңгылык! Укымасагыз, тормыш итү авыр булачак!» – дип үстерде. Белемне бик югары куя иде ул. Әти, гомумән, бер генә сыйныф укыган. Аларның тәрбиясе нәтиҗәсендә, абыем Николай Оренбургтагы хәрби уку йортын тәмамлады. Хәзер генерал-майор, СССРның атказанган хәрби-очучысы. Апам Нина, техникум тәмамлап, гомере буе Казан медицина инструментлары заводында эшләде. Мин исә, Казан авиация институтын тәмамлап, 33 ел буе «КамАЗ» заводында эшләдем. Ил буенча «КамАЗ» автоүзәкләре төзеп йөрдем. Әгәр дә әти-әни белем алуга омтылыш тудырмаса, боларның берсе дә булмас иде, – ди Александр.
Солдатовларның фамилиясе дә җисеменә туры килә, аларны хәрбиләр династиясе дисәң дә була. Александрның улы Игорь да Казан танк училищесын тәмамлаган. Германия, Чечня якларында хезмәт иткән. Хәзерге вакытта – Сүриядә.
Комментарийлар