Без хәзер нәрсәнең дә булса нормага тулып бетмәвенә ияләнеп барабыз. Бер кило ярма, шикәр комы урынына – 700-900 грамм, без күнеккән бер литр сөт хәзер 800-900 миллилитр, май элек 200 граммлап сатылса, ул күптән инде 180гә генә калды.
Бу рестораннардан калган гадәт – бәясен төшерә алмыйсың икән, күләмен кимет, порциясен кечерәк яса. Элеккеге гадәт буенча, кулланучы барыбер сатып алачак, ул аңа күнеккән, аның шуны гына ашыйсы килә.
Яңа елга аяк басуга бер күкәебезне югалттык: элеккечә бер дистә түгел ул хәзер, тугызлап кына сатыла. Әлеге яңалык та сөт, ярмалар кебек тавыш-тынсыз гына кабул ителер дип уйлаганнардыр инде, әмма күкәй халыкның авырткан җиренә бәрде ахры, ул социаль челтәрләрдә гөжләде. Бу хакта карикатуралар пәйда булды, анекдотлар тарала, хәтта шигырьләр язучылар бар. Бәяләрнең өскә үрмәләве бер күкәйне киметү бәрабәренә сизелмичә үтеп китәр дигәннәрдер инде. Сизмәсләр, шул темплар белән барганда, тиздән күкәйнең сарысы белән агын аерым-аерым сата башларлар, мөгаен, диючеләр булды. Ел буена аның бәясе 26 процентка кыйммәтләнгән. Тагын нәрсәдә экономияли алабыз әле? Ипине кисәкләп, тәмәкене берәмләп сата башлаулары бар. Бензинга бәяләр артуы халыкны шок хәлендә калдырмас өчен, сөт үрнәгендә эшләп була – литрлап түгел, миллилитрлап гына саныйсы, 900-950, мәсәлән. Чынга ашармы-юкмы, әмма бензин бәяләре 70 сумга җитәчәк дип фаразлаучылар бар. Көнбатышта күптән шулай инде, бәяләр югары, күкәй дә алтышар-алтышар сатыла дип юата кайберсе. Әллә юата, әллә үз-үзен алдарга маташа. Аларның күкәйләре ничәшәр булуында эшем юк, берәмтекләп сатсалар да бездәге һава торышын үзгәртми, ә менә бәяләргә килгәндә, бәлки хезмәт хакларын, бер кеше башына туры килә торган эчке вал продуктының күләмен чагыштырырга кирәктер? Тормыш-көнкүрешнең нинди дәрәҗәдә булуы кайчаннан бирле күкәй мигъдары белән үлчәнә башлады әле ул?
Ел башыннан күкәй генә түгел, башка төр продуктлар да “кыскарган” икән, алар арасында шоколад, сыра, уылдык, хайваннар өчен төрле азыклар бар, уртача алганда күләмнәре 10-30 процентка кимегән. Экспертлар азык-төлеккә бәяләрнең алга таба да артачагын фаразлый, беренче чиратта тиз бозыла торган продуктлар кыйммәтләнсә, соңрак бу кыйммәтләнү озак саклана торганыннарына да барып җитәчәк. Ипи белән сөт бәяләре – 6, ит, йомырка – 4, шикәр 10 процентка артырга мөмкин. Болары кыйммәтләнгәндә башкалары гына үзгәрми калмас инде. Ә менә спиртлы эчемлекләрнең күләме бер дә үзгәреш кичерми, ярты – гел шул ярты инде ул. 300, 100 граммлылары да бар, әмма алар гел төгәл. Хәзер касса янына ук тезеп куелган 100 граммлы стаканнарга игътибар иткәнегез бардыр – ул элеккеге кырлы стакан формасында, капкачлы, эчендә аракы. “Ярты”га акча җитмәгәндә рәхәт бит, стаканы да кирәкми, кибет ишеге төбендә күтәр дә эч. Элеккеге кырлы стаканга салып, ностальгиягә дә җибәрмәкче моны ясаучы. Тавык эчендәге күкәйне ясап та, аңа нәрсәдер кушып та булмый, бары тик бәясен арттырып, бер каптагы мигъдарын гына киметеп була. Ә менә спиртлы эчемлекләрнең күләме кимемәгәч, бәлки сыйфаты кимидер? Совет чорын тәнкыйтьләгән булабыз да, әмма ГОСТ дигән нәрсә бар иде ул чорда, киметеп кара син бер каптагы күкәйнең мигъдарын, йә үзбелдеклеләнеп бәяләрне үзгәрт, азык-төлекнең сыйфаты турында әйтмим дә. Бик күп нәрсә юк иде кибет киштәсендә, әмма булганы җитә иде кебек. Хәзер дә әйләнгән саен манго белән авакадо чәйнәп йөрмибез, “Нутелла”га манып.
Менә шул күкәйне кеше бер атнага күпме ашарга тиешлеген, салатларга күпме кирәген санап-исәпләп, ел әйләнәсенә ничә данә кирәген ачыклап утыручылар да бар. Элеккечә, унар-унар сатып алганда, бу сан 640 кына булса, хәзергечә 647 килеп чыга икән. Гел кеше турында кайгыртудан инде болар бөтенесе, ул бит ел әйләнәсенә 7 данә күкәйне күбрәк ашаячак (акчаң җитсә, билгеле)! Мәхәббәтең бакага төшсә, су буеннан китмәсен, ди, җаны күкәйгә тартылучыларга авылга кайтып тавык асраса, яхшырак була бугай. Хет күкәйгә кытлыгы булмас иде, ите дә ярап куя инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар