16+

Бер урынга – 77 абитуриент!

Быел күпчелек югары уку йортлары абитуриентларның эшен җиңеләйтте - документларны электрон почта аша гына да кабул итәләр. Укучы теләгән вузына өеннән торып кына электрон гариза язу мөмкинлегенә ия. Шулай да гадәткә кергән ысул белән эш итүчеләр, ягъни документларын үзләре илтеп тапшыручылар барыбер күбрәк икән.

Бер урынга – 77 абитуриент!

Быел күпчелек югары уку йортлары абитуриентларның эшен җиңеләйтте - документларны электрон почта аша гына да кабул итәләр. Укучы теләгән вузына өеннән торып кына электрон гариза язу мөмкинлегенә ия. Шулай да гадәткә кергән ысул белән эш итүчеләр, ягъни документларын үзләре илтеп тапшыручылар барыбер күбрәк икән.

Югары уку йортлары әлегә керү балларын игълан итми. Алар 25 июльдә, абитуриентлар документларын тапшырып бетергәч кенә билгеле булачак. Искәрмәләр рәтенә Социаль белем бирү академиясен (КСЮИ) кертергә мөмкин. Сайтта эленгән мәгълүматларга караганда, бу уку йортына керү баллары 96-111 (өч фәннән) тирәсендә тирбәлә. Иң кыйбатлы факультет - юриспруденция (45000).
Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең түләүле юнәлешләре арасында менеджмент иң арзаны - 63320 сум. Калганнарының бәясе - 67060. Югары курска барган саен, әлеге сумманың кими баруын да әйтеп китәргә кирәк. Биредә 320 бюджет урыны каралган, шуның 240ы - көндезге бүлеккә.
Без белешкән вакытка Казан дәүләт медицина университетының «Дәвалау эше» юнәлешенә - 1455 (1110ы бюджетка), «Педиатрия»гә - 1098 (855), «Стоматология»гә 771 (572) гариза кабул ителгән иде. Исемлектә арттан беренче - «Медицина биофизикасы». Ул юнәлешкә нибары 33 гариза тапшырылган. Бюджет бүлегенә кабул итү планына килсәк, «Дәвалау эше»ндә - 125, «Педиатрия»дә - 110, «Стоматология»дә - 40, «Медицина биофизикасында 10 урын каралган.
КМТТУ-КДТУда без белешкәндә 9544 гариза кабул ителгән иде. Планда 2069 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Иң популяр юнәлешләр булып һаман да «Нефть һәм нефть химия»се (кабул ителгән - 1503, план - 192), «Идарә итү һәм автоматлаштыру» (1036/68) калган.
Казан (Идел буе) федераль университетына кичәге көннең ахырына 43976 гариза җыелган иде. Шуның 32698е - бюджет урынына. Ә план буенча быел университет 3439 абитуриентны - түләүсез, 4040ын түләүле бүлеккә кабул итәчәк. Бер урынга дәгъва кылучылар санына күз салсак, иң популярлар рәтендә - «Нефть-газ эше» (77), «Персонал белән идарә итү» (72), «Дәвалау эше» (55), «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» (44), «Чит ил филологиясе: инглиз теле һәм әдәбияты» (43) кебек юнәлешләр. 25 июльгә хәтле бу саннар тагын ничек үзгәрер?..

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading