16+

Беренче уен һәм... суперкубок!

Казан «Рубин»ы җанатарларын уены белән дә, нәтиҗәсе белән дә тагын бер мәртәбә шатландырды. 14 июль көнне Самарада үткән Россия суперкубогы өчен матчта җиңү яулады. Иң зур дәрәҗә өчен көрәштә Россия кубогы иясе чемпионы Россия тарихында әле икенче генә тапкыр җиңә.

Беренче уен һәм... суперкубок!

Казан «Рубин»ы җанатарларын уены белән дә, нәтиҗәсе белән дә тагын бер мәртәбә шатландырды. 14 июль көнне Самарада үткән Россия суперкубогы өчен матчта җиңү яулады. Иң зур дәрәҗә өчен көрәштә Россия кубогы иясе чемпионы Россия тарихында әле икенче генә тапкыр җиңә.

Самарада үткән матчта футболчыларның ахырына кадәр исән-сау уйнап чыгулары да зур уңыш дип саный спорт белгечләре. Көндезге сәгать дүрттә башланып, 35 градуслы челләдә барган уенда 16 мең тамашачыга да, спортчыларга да җиңел булмагандыр.
Нинди генә һава торышы булмасын, суперкубок суперкубок инде. Көчкә Европа ярышларына эләккән Казан командасының былтыр унар очко аерма белән чемпион калган «Зенит»ка караганда җиңәргә омтылышы зуррак булуы көн кебек ачык. Уенга килгәндә дә, «асылташлар»ыбыз гамәлдәге Россия чемпионнарына ирек бирмәде дисәк тә, дөрес булыр. Аннан-моннан гына берничә һөҗүм ясаган «Зенит»ны былтыр илне шаулаткан «баш батыр» дип әйтерлек тә түгел иде. Казанлылар петербурглыларны көчле сак нәтиҗәсендә түгел, ә кырның бөтен почмагындагы прессинг сәбәпле туктата алды.
«Рубин»ның берничә көчле һөҗүменнән соң туп, «Зенит» уенчыларына тиеп, капка артына китте. Почмак тибүе исә «кызыллар»га шактый уңышлы булды. Финляндияле рус Роман Еременко «Рубин»лы иптәше Сальваторе Боккетти башына тупны шундый уңышлы итеп күтәрде ки, «Зенит» сакчылары күпме генә сикермәсен, италияле уенчыга комачаулый да, башыннан очкан тупны капканың уң штангасы янындагы почмагына керүеннән коткарып кала да алмады. Шулай итеп, исәп 28 нче минутта ачылды.
Гол керттергәннән соң, «Зенит» һөҗүмгә күчте һәм тупны Сергей Рыжиков капкасына кертергә дә өлгерделәр. Әмма аңа кадәр «зәңгәр» футболкалы уенчылар үзләре кагыйдә боздылар шул. Арбитрның бу тупны санамавы да табигый. Ә 38 нче минутта гади генә һөҗүм булды, ләкин ахыры гол белән тәмамланды. «Рубин» ярымсакчысы Александр Рязанцев капкага якынлашканда, акрын гына Владимир Дядюнга пас бирде. Һөҗүмчебезнең җирдән сикертеп шулай көчле булмаган, ләкин хәйләле тибүен «Зенит» һәм Россия җыелма командасы капкачысы Вячеслав Малафеев тотып кала алмады. Беренче тайм Казан командасы файдасына 2:0 белән тәмамланды.
Узган сезонда «Рубин» ике тапкыр «Зенит»ны уен барышында 2:0 белән җиңә барып, берсендә ахыр чиктә оттырды, икенчесендә тигез исәп белән тәмамланды. Шуңа да Корбан Бердыев шәкертләренә тынычланырга иртәрәк иде әле. Тәнәфестән соң, «Рубин» уенчылары яхшы уен күрсәтүне дәвам иттеләр. Обафеми Мартинсны алыштырган Нельсон Вальдес 51 нче минутта баш белән Малафеев капкасына өченче голны тондырды. Ни кызганыч, уң аягының очы белән офсайдта калган һөҗүмченең голын баш хөкемдар санамады. Уен бетәргә бер минут кала, петербурглы Роман Широковның каты иттереп тибүен капкачыбыз Сергей Рыжиков тотып калды. Шул рәвешле Казан «Рубин»ы үз тарихында икенче мәртәбә Россия суперкубогына ия булды. Хәзер бу иң дәрәҗәле трофейны алу буенча «Зенит» белән «Локомотив» командаларын куып җиттеләр. Суперкубокны иң күп отучы булып исә Мәскәү ЦСКАсы кала бирә.
Белгечләр әйтүенчә, әгәр «Рубин» шулай уйнавын дәвам итсә, аның яңа сезонда чемпион калырга да мөмкинлеге бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading