16+

Безгә нинди грипп килә?

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, россиялеләрне гриппның "кискен чоры"на кадәр медицина битлекләре һәм юыну чаралары алып куярга өнди. Әмма әлегә вируска каршы кулланыла торган препаратлардан файдаланмаска тәкъдим итә.

- Әлегә грипп килде, дип әйтергә иртәрәк. Әмма аннан саклану чараларын алып куя башласагыз ярый, - ди ул.

Саклану чаралары дигәндә, җитәкче битлекләр, юыну чаралары һәм градусниклар турында әйтә.

Аның сүзләренә караганда, эпидемиолог-белгечләр берничә көннән соң вируска бәяләмә бирәчәк. "Без берничә көннән соң вируска бәяләмә бирәчәкбез, аның нәрсәгә сизгер булуын һәм аңа каршы нинди даруларның нәтиҗәле булачагын ачыклаячакбыз", - диде Анна Попова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading