Шәһри Казан

Безнең басу өсләрендә очып йөри аэроплан...

Без бәләкәй чакларда авылда яңалык гел булып тормый иде. Кайдадыр чыккан янгын турындагы хәбәр дә, кышкы юлда калып өшегән юлчы гәүдәсен күмү кебек вакыйга-күренешләр дә авыл халкын очраштыра, төрле хәлләрне искә төшертә. Шулай да иң кадерле, иң кызыклы вакыйгаларның берсе - теге яки бу самолетның, юлын бүлеп, басу өстенә төшүе....

Авылда кызлар яратып күрәзәлек итү алымнарының берсе - йөз самолет саныйсың да, соңгысын күргән көнне, мендәр астына көзге салып, сөйгәнем - язганым күренсен иде, дип, Ходайга ялынып-ялварып йокларга ятасың. Әллә ул кабул итә, әллә чыннан да сере бар, әллә бик каты теләгәч, башка уелып кала да, күңелеңдә йөрткәнең барыбер төшкә керә.
Бу яктан безнең авыл кызлары бәхетлеләр. Һава юллары авыл өстеннән үтә. 100 самолетны без аны аена әллә ничәне саныйбыз! Башка бер авылда яшәгән бабамнарга кунакка килгәч, самолетларның санын тиз генә тутыра алмый аптырыйм. Бабайны да, кайда соң инде алар, дип тинтерәтәм. Ул - шаян табигатьле.
- Брежнев белән әле генә сөйләштек, бездә, кызым, самолетоопасная зона, авыл күзәтү астына алынган,- дип, русчалы-татарчалы шаяртулы сүз белән генә җавап бирә. Бабайга серне чишмим, югыйсә мине тәмам кеше көлкесенә калдырачак! Кремльгә шалтыратып килим, берәрне җибәрсеннәр, дип, почтага да төшеп китәргә мөмкин.
Ә Мәмәшир күген иртә-кич самолетлар кисә. Реактивларының эзләрен карап, ерак йолдызлар турында хыялланып, болында чәчәкләр арасында ятарга яратам мин.
Су һәм тугайларга караган бер өйдә иптәш кызым Гөлфияләр тора. Аларга самолетлар тагын да күбрәк күренәдер кебек. Аның артыннан егетләр дә шуңа күп йөри торгандыр әле. Монысы инде - бер шаяру гына.
Гөлфия белән капка төпләрендә утырабыз. Кулында - пластмасса роза. Хәтерлиме икән ул аны әле дә? Авыл өстеннән узганда, очучы апама сәлам йөзеннән ташлады, ди. Әллә ышанырга, әллә ышанмаска? Кайдан шул биеклектән күрсен, гашыйк булсын һәм бүләк тә юллап өлгерсен? Тузанлы чәчәк сабында бармак эзләре калган иде, ди бу. Хәзерге күзлектән караганда, бик беркатлы тоела, әмма шул дәлил мине ышандыра. Хыялыйрак кыз булсаң, көн саен, самолетка карап, үзеңә дә чәчәк ташлаганнарын көтәсең бит шуннан соң.
Алай да ишегалдында йөргәндә, самолеттагылар күрәдер кебек, кайвакыт кыенсынам. Ул чакта без әле бүгенге көндә компьютер каршында утырып торып та авылдашларның лапас артындагы бәдрәфкә кергәннәрен дә күреп булачагын күз алдына да китермибез.
Авылда самолет һәм вертолетка бәйле вакыйгалар бихисап. Алар минем хикәяләргә дә кергән. Шулай бервакыт кышын, мине ияртеп, абыем да йөргән алты яшьлек өйрәнчекләр сыйныфында әнием дәрес уздыра иде. Көтмәгәндә авыл тынлыгын ярган тавышка барыбыз да тәрәзәгә атылдык. Ә анда кыр өстенә килеп кунган зур аккош сыман самолет!
Барыбыз да, укытучының, ныклап киенегез, дигән сүзләрен колакка да элмичә, шунда йөгерәбез. Гадәттәгечә, иң җитез абый - алда, әмма бәхет миңа елмая. Әллә кечкенә буйлы булганга, әллә сөйкемлегә күрә, кем күрсә дә, кулына алырга, яратырга тырыша иде үземне. Тирләп-пешеп килеп җитүгә, самолет ишегеннән очучы килеп чыга да мине күтәреп алып, самолет эченә алып керә. Беренче тапкыр салонны күрәм, креслоларны. Анда кеше артык күп түгел. Самолеты да артык зур түгел кебек истә калган.
- Телисеңме, сине авыл өстеннән әйләндереп алып киләм? - ди ул. Әлбәттә, телим. Ул мине креслога утырта. Самолет кабына. Әллә күтәрелеп, очкыч хәлен тикшерү өчен әйләнеп килдекме икән, дип уйлыйм мин хәзер. Әллә килмәдек тә микән? Миңа, ни өчендер, очтык кебек тоелды. Тәрәзә кырында түгел идем шул, бик куркып кына утырдым. Бәлки, очучы шаярткан гынадыр, беркая очмаганбыздыр да. Траптан төшкәндә, бик шаулап каршыладылар үземне. Басу кырындагы Яңа урам кешеләренең көнләшүле йөзе истә калган. Очуы түгел, самолетка керүе дә бер бәхет иде бит аның.
Бу хакта еш кына уйланам. Кайда монда чынлык? Кайда хыял? Икенче таңда самолет юк иде инде. Керосины гына беткән булган, диделәр. Безнең өчен шуннан да аңлаешлырак аңлату ул вакытта булмас иде дә. Әдәбият дәресендә Гайҗан бабайның аэропланда очуы хакындагы поэманы укыганда, аның урынында гел үземне күз алдыма китерә идем.
Баксаң, һәр авылда да шушыңа охшаш вакыйгалар булган икән. Мин аларны шактый гына тупладым да инде, әмма күбесе үзара охшашлар, аерылып торганрак бер-икесен сезгә дә тәкъдим итәм.
***
Элеккерәк заманнарда Д. авылыннан берәү үтә дә саран кеше була. Көннәрдән бер көнне мәчеттә, җомга намазыннан соң, уч тутырып сәдака тарата бу. Намаздашлары, фәлән абзый сиңа бер дә охшамаган, алай артыгын юмартлануыңның сәбәбе нидә, дигән сорау белән янына киләләр. Шуннан соң ул, куанычын яшерә алмыйча, шушы хәлне сөйләп бирә: «Узган атнада, суйган мал түшкәләрен төяп, базарга чыгып киттем. Өстә - толып, аякта - киез итек, кулда - ит төягән озын агач чананың бавы. Юл ерак, ардырды. Карыйм, ниндидер машина килә. Әйбәт кешеләр булып чыкты. Кул күтәргәнне дә көтеп тормадылар, яныма килеп туктадылар. Башта арба түренә чананы әйбәтләп бәйләделәр, аннан - өстенә салынган итләрне. Юл сикәлтәсе дә берни түгел сугым саннарына, диләр.
Утырам арба артында, яңа теккән толып итәкләрен җыеп, һәйбәтләп астыма кыстырдым. Кайда монда сикәлтәне тою! Машина кузгалып китте, кызуланганнан-кызулана бара. Инде дә тәмам хут кына алгач, икегә аерылып китмәсенме! Әле дә хатын теккән толыпка рәхмәт, шуның аркасында гына исән калдым, җәмәгать. Исеме сәмәлүт исемле кебегрәк ишетелгән иде аны, кая очасыз, дип тә сорамаганмын.
Бу исә самосвал машинасының яңа гына чыккан чагы, имеш.
***
Н. авылына да төшә самолет. Шимбә киче була бу. Авылдашларның иртәгә ерак бер авылга базарга барасылары бар. Җәяүләсәң, ярты көнең юлга китәчәк. Очучы бу якларны яхшы белә. Аңа пассажирларны урнаштырырга, йоклатып, ашатып чыгарырга кирәк.
Самолет карарга килгәннәргә бик эшлекле тәкъдим ясарга була ул:
- Әйдәгез, абзыйлар, алыш-биреш итәбез. Кем дә кем бүген берәр кешене кунарга алып кайта, иртәгә базарга самолетта гына барачак. Кунак сыендырган кешеләрнең барысына да урын җитәрлек. Ул арада без самолетны да төзәтеп куярбыз.
Авылдашлар, тарткалаша-төртешә, кунак даулый. Төн үтә. Казын-балын ашаган, мунчасын кергән пассажирлар, хуҗалар белән бергә, самолетка кереп тула. Менә очучы да кабинага уза. Китми генә бит күтәрелеп, каһәр! Ул да булмый, кабина ишегеннән командир тагын үзе күренә:
- Инде нишләргә дә белгән юк, абзыйлар, кабынмый, әллә соң этеп кенә кабындырабызмы?
Авылда тузып беткән колхоз машинасын этеп кабызу - гадәти бер хәл. Беркем дә ялындырып тормый. Казларын-йомыркаларын урыннарында калдырып, дәррәүләп ярдәмгә күтәреләләр.
Авыр булса да, этә торгач, очучы да тырышкач, самолет кабынып, күтәрелеп китә. Китә, әмма аларны алырга кире әйләнеп килми. Ярык тагарак янында калганнарын авыл кешеләре шунда гына аңлый. Капитанга болардан котылу гына кирәк булган ләбаса, нигә дип самолетны этеп кабызсыннар ди инде!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: