Шәһри Казан

Безнең спортка нинди уңыш формуласы кирәк?

Спортның теге яки бу төрендә уңышка ирешү өчен, йә бу спорт төренең илдә гаять популяр булуы, яки спортчылар арасында зур конкурентлык тудыру өчен ил халкының күпсанлы булуы, яки инде мөһим ярышларга әзерләнгәндә спортчыларның үзләрен жәлләмичә мең кат тир чыгаруы кирәк. Быелгы Лондон Олимпиадасында әллә ни югары нәтиҗәләр күрсәтә алмаган командаларының...

Реклама

Спортның теге яки бу төрендә уңышка ирешү өчен, йә бу спорт төренең илдә гаять популяр булуы, яки спортчылар арасында зур конкурентлык тудыру өчен ил халкының күпсанлы булуы, яки инде мөһим ярышларга әзерләнгәндә спортчыларның үзләрен жәлләмичә мең кат тир чыгаруы кирәк. Быелгы Лондон Олимпиадасында әллә ни югары нәтиҗәләр күрсәтә алмаган командаларының чыгышын анализлап, Канада журналистлары әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Канадалылар күзаллаган уңыш формуласын ничек тормышка ашырырга җыенадыр, бу хакта хәбәр ителми. Бер нәрсә генә мәгълүм: Канада журналистлары тәкъдим иткән принциплар инде күптәннән Кытай спортчыларының тормыш девизына әйләнгән.
Кытайлар димәктән, Лондон Олимпиадасында да әлеге ил спортчыларына тиңнәр юк. Алар көн туды исә медальләрне «штамплап» кына тора. Англия журналистлары Кытай спортчыларын Олимпия ярышларына әзерләү принципларын анализларга булган. Алар биредә булачак атлетларны кечкенәдән үк дөнья дәрәҗәсендәге спортчылар итеп әзерләү системасының эшләвен искәртә. Кече яшьтән үк Кытай спортчылары бик кырыс шартларда зур нагрузкалар белән шөгыльләнә. Аларны озак вакытка спорт лагерьларына урнаштыралар. Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнәчәк балаларны сайлап алу да бик катгый куелган: бары көчле һәм кечкенәдән үк потенциалы күренеп торган спортчылар белән генә күнекмәләр уздыра башлыйлар. Олимпиадаларның булачак геройларын әзерләү өчен күпсанлы тренерлар җавап бирә. Яшьтән үк мондый катгый шартларда тәрбияләнгән спортчының максаты бары бер - алтын медальләр генә була ала.
Ә бит Кытайда спортчыларны әзерләү системасы аларга гына хас уникаль күренеш түгел. Белгечләр һәрдаим бу илнең спортчыларны әзерләүдә Советлар Союзындагы һәм Америкадагы иң яхшы традицияләрне өлге итеп алуын искәртеп килә. Үз вакытында спортчылар әзерләүдәге ныклы системабыз җимерелмәгән булса, бәлки, бүген безне дә медальләр зачетында беренче өчлеккә эләгеп калу түгел, бары беренче урын гына канәгатьләндерә алыр иде.
Лондон Олимпиадасы да Россиягә көткән нәтиҗәләрне бирми. Уеннар тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. Медальләрнең гомуми саны буенча әле хәл канәгатьләнерлек булса да, «иң югары пробалы» медальләр бик аз. Ә спорт функционерлары гадәттәгечә бер үк фразаларны кабатлый: безнең уңышлы чыгыш ясарга бөтен шансларыбыз бар, моннан нәтиҗәләр чыгарырга кирәк һ.б.
Россия командасының ике ел элек Ванкуверда узган кышкы Олимпия уеннарындагы уңышсыз чыгышы спорт министры Виталий Мутконы кәнәфидән төшерә алмаган иде. Бу юлы да аның уңышсызлыклар өчен җаваплылыкның бер өлешен булса да үз өстенә алырга җыенуы сизелми. Алай гына да түгел, ул уеннардан соң отставкага китәргә җыенмавын хәбәр итәргә өлгерде инде. «Мин бит йөзмим дә, атмыйм да, минем бурыч - спортчылар өчен бөтен шартларны тудыру. Бүген аларга барлык шартлар тудырылган. Шулай да Олимпия уеннарында җиңү өчен бер үк вакытта фәнни казанышлар да, медицина, фармакология дә кирәк», - ди ул.
Тиешле сабак алынмаганда, киләчәктә дә безгә фортуна елмаюына өметләнергә генә калмагае әле.
Ә хәзергә җәйге Олимпиадалар тарихында гомуми зачетта икенче урын алуыбыз белән булса да канәгатьләнеп торырга туры килә. Шушы көннәрдә җәйге Олимпия уеннары тарихында медальләрнең гомуми рейтингы дөнья күрде. Анда 927 алтын медаль белән АКШ алда бара. Якын араларда аларны бу «тәхет»тән төшерергә сәләтлеләр күренми. Икенче урында баручы Россия/СССР командасы исәбендә иң югары пробалы 549 медаль. Безгә дә якын араларда гына позицияне югалту янамый. Өченче урында баручы немецларның алтын медале 395 кенә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: