Китап нәшриятына, нишләп аудиокитаплар да чыгармыйсыз, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән. Нәшрият директоры аларны чыгара башлаячакларын, берничәсе быел ук сатуга чыгачагын сөйләде. Хәзерге вакытта студиядә китаплар яздыру эше бара, диде ул. Әзерләнү процессында булган аудиокитаплар арасында Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан әсәрләре, татар халык әкиятләре дә бар.
Журналистларны социаль әһәмияткә ия китапларның исемлеге ничек барлыкка килү процессы да кызыксындырды.
– Нәшриятка елына 500дән артык кулъязма керә. Аларны тикшереп, анализлап, рецензия язучыларга тапшырыла. Редсовет алар арасыннан тавыш бирү юлы белән сайлап ала. Редакция советына Тукай премиясе лауреатлары, шагыйрь-язучылар, нәшрият бүлекләре җитәкчеләре керә. Алар бер елга план төзи һәм ул Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән раслана, – дип аңлатма бирде нәшрият директоры.
Нәшрият, китаплар бастырудан тыш, аларны сату эшен дә алып бара. Китапларны интернет аша сатуны да актив алып баралар. Китаплар дөнья күләмендә иң популяр булган интернет-кибетләрдә сатыла. Россия төбәкләре арасында интернет мәйданчыкларда китап сату эшен оештыру буенча Татарстан нәшрияты алда бара, дип билгеләп үтте Илдар Сәгъдәтшин. Китапны нәшрияттан күпләп сатып алучы 800 оешма бар икән, алардан тыш кибет челтәрләренә дә озатыла. Республиканың кайбер шәһәрләре һәм районнарында да нәшрият китапларын сату оештырылган. Агропромпаркта да һәр шимбә-якшәмбедә китаплар сатыла.
– Берничә атна элек Казан үзәгендәге «ГУМ» сәүдә үзәгендә дә Татарстан китап нәшрияты үзенең кибетен ачты. Ярты гына ай эшләсәк тә, табыш чыгымнарны каплый алды. 2018 ике кварталында 47 мең китап сатылды. Нәшриятның иң күп сатыла торган китаплары исә – «Су анасы», «Шүрәле», «Секреты татарской кухни», «Сөембикә» альбомы, Татар тарихы һәм Татарстан халыклары әкиятләре. Сатылган продуктның 70 проценты – балалар өчен чыгарылган китаплар, – диде ул.
Сүз арасында китап нәшрияты директоры, бүген дә китап гонорарына машина алып була, дигән фикер җиткерде.
– Элек китаплар йөзәр мең тираж белән чыга һәм язучыдан да бай кеше юк иде. Гонорарга машина да алып була, диләр иде. Әгәр дә укучылар арасында укылачак китап язып, ул меңләгән тираж белән басыла һәм яхшы сатыла икән, аның гонорарына бүген дә машина алып була, – ди Илдар Сәгъдәтшин.
Комментарийлар