Шәһри Казан

Владимир Чагин: «Дакар» катлаулы һәм авыр булды

Татарстанның «КАМАЗ-Мастер» командасы Россиягә җиңү яулап кайтты. Команданың экипажы - Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов - «Дакар - 2015» раллисында йөк автомобильләре категориясендә мактау пьедесталын тулысынча яулап алды.

«Дакар»ның бөтен подиумын илебезгә алып кайтуыбызга шатбыз. Әлеге җиңүне без Илгизәр Мәрдиевкә, Айрат Мәрдиевнең әтисенә,багышлыйбыз. «Дакар» катлаулы һәм авыр булды. Оештыручылар ел саен ярышларга яңалык кертергә тырыша. Быелгы марафонның махсус участоклары узган елдагыга караганда катлаулырак иде, - диде «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, 7 тапкыр «Дакар» раллисында җиңү яулаган Владимир Чагин.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков команданы җиңүе белән котлады. «Сезне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм барлык татарстанлылар, бигрәк тә Чаллыда яшәүчеләр исеменнән котлыйм. Без сезнең белән горурланабыз», - диде Илдар Халиков.

«Дакар-2015» ралли җиңүчесе Айрат Мәрдиев: «Узыш бик тә тиз хәрәкәтле булды. Ярышның беренче көнендә үк көндәшләребез югары темп алды. Без үз чиратыбызда, вакытны югалтмас өчен тотрыклылыкка басым ясап тигез темпта финишка да барып җиттек», - дип әйтеп узды.

Фото: www.tatar-inform.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: