16+

Казан «Олимпия үзгәрешләре» Бөтенроссия проектына кушылды

Мәгълүм булганча, әлеге проект 2013 елның ноябрендә башлангыч алган иде.

Казан «Олимпия үзгәрешләре» Бөтенроссия проектына кушылды

Мәгълүм булганча, әлеге проект 2013 елның ноябрендә башлангыч алган иде.

Мәскәү метросында урнаштырылган спортоматта 30 мәртәбә чүгәләгән кешегә метро поездына бушлай билет бирелде. Бер ай эчендә генә дә 11 меңнән артык кеше физик күнегү ясап, билетлы булган. Монысында спортоматның махсус тактасында 30 секунд йөгерергә кирәк. Бу вакыт эчендә, әлбәттә, үзең дә җылынасың һәм аппараттагы җылыткыч та кабына. Экранда күрсәтелгән шәһәрләрнең берсен сайлап, элемтә төймәсенә басасың да күңел җылылыгыңны шул шәһәргә җибәрәсең. Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара һәм Уфа 29 гыйнвардан бер-берсенә «җылылык» җибәрешәләр башлаганнар иде инде. Хәзер проектка Казан, Омск, Ростов-на-Дону, Томск, Новосибирск, Екатеринбург та өстәлде.

Казандагы акциядә башкала мэры Илсур Метшин,Россия Олимпия комитеты генераль секретаре, Татарстан Олимпия советы рәисе Марат Бариев, якташларыбыз - дөньякүләм танылган спортчылар Наилә Гыйләҗева, Светлана Демина, Ирек Зиннуров, Анастасия Колесникова, Василий Мосин һәм Сергей Демин да катнашты.

- «Олимпия үзгәрешләре» проекты спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Татарстан Президенты белән берлектә мин ГТО нормасын тапшырырга өлгердем инде. ГТО күнегүләрен башкалар да бирсен. Проектны хуплыйм. Россиянең башка шәһәрләренә казанлылардан кайнар сәлам!» - диде Илсур Метшин. Һәм шаяртып, өстәп тә куйды:
- Мондый җиһазны җәмәгать транспортына урнаштырырга әйбәт икән, күнегү дә ясыйсың һәм бөтен шәһәр белән җылынасың да.

Марат Бариев:«Бу проект шәһәрләрне рухи берләштерә, Олимпия хәрәкәтен киңәйтә. Татарстан яшәсен! Спорт яшәсен!» - дип әйтеп үтте.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading