Шәһри Казан

3 февраль 2015 яңалыклары

  • 3 февраль 2015 - 13:41
    Республикада һәрбер 45нче кеше яман шеш белән авырый
    Бу санны журналистлар белән очрашуда Татарстанның баш онкологы, Республика онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов җиткерде.
    862
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 12:31
    Казан «Олимпия үзгәрешләре» Бөтенроссия проектына кушылды
    Мәгълүм булганча, әлеге проект 2013 елның ноябрендә башлангыч алган иде.
    747
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 11:39
    «Лыжня России - 2015» чарасында катнашу өчен теркәлү башланды
    8 февраль көнне бөтен ил буйлап "Лыжня России - 2015" Бөтенроссия массакүләм чаңгыда шуу чарасы оештырыла. Казанда ул ике урында - Залесный бистәсенең "Кояшлы" лагере янында һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта узачак. "Лыжня России-2015"тә профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, мәктәп, вуз һәм ссуз укучылары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төрле оешма эшчеләре катнашачак....
    776
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 11:08
    Кичәге давыл бәла-казаларга китерде
    Татарстанда көчле җил һәм давыл аркасында юлларда һәлакәтләр саны артты, торак йортлар утсыз, берничәсе түбәсез дә калды. Сарман районы Җәлил бистәсендә, Аксубай һәм Алабуга районнарында көчле давыл мәктәп, торак йорт түбәләрен алып аткан. Әлеге гадәттән тыш хәл төнлә килеп чыгу сәбәпле зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре алып барыла.
    762
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 10:39
    Паркинг өчен түләү март аеннан кертеләчәк
    Казанның үзәк урамнарында һәм мәйданнарында махсус билгеләнелгән муниципаль паркинглар 9 февральдән тест, ягъни сынау рәвешендә эшли башлый. Түләү тәртибе март аеннан кертеләчәк, бер сәгате - 50 сум. Түләүләрне өч төрле юл белән башкарып булачак. Беренчесе: автомобиль куеп тору мәйданчыгы янындагы паркомат аша яки банк картасы һәм, 15 февральдән, шәһәрнең транспорт...
    787
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 10:21
    Казаннан аэропортка заманча электропоездлар йөри башлады
    1 февральдән алып Казаннан аэропортка сигез шәһәр яны поезды йөри башлады. Юлда электричкалар Вахитов, Комбинат, Юбилей, Столбище станцияләрендә тукталыш ясыйлар. Аэропортка барып җитү вакыты - 26 минут. Билет бәясе - 30 сум. Алда әйтеп үтелгән станцияләргә кадәр - 18 сум. Барлык поездларның да составларында алты вагон. Әлеге заманча электропоездлар йомшак...
    789
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 09:10
    Югалган таксистның машинасы табылган
    Казанда таксист булып эшләүче Богдан Ачаевның машинасын Зорге урамындагы йортлар ишегалдында табылган, тик егетнең үзе турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Хокук сакчылары тарафыннан табылган машинаның Богдан Ачаевныкы икәнлеге ачыкланган. Богданны полиция генә түгел, туганнары, танышлары һәм волонтерлар да эзли.
    675
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 08:54
    Казан - Ульяновск трассасында 16 машина бәрелешкән
    Һава торышының кискен үзгәрүе аркасында Казан - Ульяновск юлында 16 автомобиль бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте трассаның Апас районы тирәсендә булган. Аны узып баручылар автомобильгә урнаштырылган видеотеркәгечкә төшереп алганнар. Фото : sntat.ru
    882
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 07:30
    Альбинос булу җиңелме?
    Башкаларга охшамаганнарны бездә «ак карга» дип атарга яраталар. Әлбәттә, күчерелмә мәгънәдә. Ләкин әлеге сүзне туры мәгънәдә дә кулланып була. Альбиносларга карата. Чыннан да, гадәти булмаган ап-ак кыяфәтең белән каракучкылт тәнле, кара чәчлеләрдән аерылып торсаң, сине тагын кем дип атасыннар ди?
    928
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 07:03
    Казанда яшь таксист егет югалган
    Казанда таксист булып эшләүче 20 яшьлек Богдан Ачаевны эзлиләр. Ул 29 гыйнвардан бирле элемтәгә чыкмый. Соңгы тапкыр аның "Chevrolet Cruze" машинасы шул көнне Җиңү Проспекты урамында урнашкан видеокүзәтү камераларына эләккән. - Богдан һәрвакыт кайдалыгын хәбәр итеп торды. Аның юкка чыгуы гадәти хәл түгел. Өстәвенә машинасы белән юкка чыгуы сәер, -...
    740
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 06:12
    «ШК» журналисты полиция хезмәткәрләре белән рейдка чыкты
    Кичке биштә күп кешенең эше инде тәмамланса, Казанның «Промышленный» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсендә хезмәткәрләренең «урак өсте» әле башлана гына. Аларның төнге рейдка чыгасы бар.
    1220
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 05:42
    Казан кадет мәктәбендә кул сугышы буенча көч сынаштылар
    Казан кадет мәктәбендә ел саен кул сугышы буенча турнир үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән. Аның быелгысы Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Кликневка багышланды. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган ветеран үзе дә әлеге чарада катнашты. Турнирга Казан Суворов исемендәге хәрби училищесы, Кама Тамагы районы, Васильево бистәсе кадет мәктәпләре командалары җыелды.
    683
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 04:58
    Казан районара табигатьне саклау прокуроры халык белән очраша
    5нче февральдә сәгать 10.00нан 12.00гә кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану мәсьәләләре буенча Казан районара табигатьне саклау прокуроры Олег Дәминов халыкны кабул итәчәк. Әлеге чара районара табигатьне саклау прокуратурасының халык белән тыгыз элемтәдә эшләү максатыннан оештырыла. Халыкны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Казан...
    780
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 04:37
    Казанның 9 мәктәбе илнең иң яхшы уку йортлары исемлегенә кергән
    2013-2014 елларда мәгариф өлкәсендә зур нәтиҗәләр күрсәткән илнең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегендә Казанның тугыз уку йорты бар. Бу мәктәпләр - бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча иң алдынгы рәтләрдә торучылар.
    781
    0
    0
Реклама