16+

Билетың булса, бушка йөрерсең

Казан транспорт предприятиеләре Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында көчәйтелгән эш режимында эшләячәк.

Билетың булса, бушка йөрерсең

Казан транспорт предприятиеләре Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында көчәйтелгән эш режимында эшләячәк.

Спорт һәм мәдәни чараларның соң бетүе сәбәпле, спорт объектлары аша уза торган шәһәр маршрутлары белән метро эше төнге уникегә кадәр озайтыла. Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Абдулхаков сүзләренчә, чемпионат барган көннәрдә тәүлек әйләнәсендә кайнар линия эшләячәк.

- 275-30-50 телефонына шалтыратып, спорт объектлары аша нинди маршрутлар уза, аларның йөрү ешлыгы нинди, шәхси транспортны кая калдырырга мөмкин - транспортка кагылышлы бөтен сорауларыгызны да бирә аласыз. Шул ук вакытта автобус, трамвай, троллейбус эшенә бәйле шикаятьләрегезне дә белдерә аласыз. Спорт ярышларына билет алган кешеләр ул көнне җәмәгать транспортында бушка йөри алачак. Моның өчен федераль һәм республика бюджетыннан 12 миллион сум акча бүлеп бирелде, - дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Чемпионат барган вакытка, казанлыларга һәм шәһәр кунакларына уңайлы булсын өчен, Су спорт төрләре сарае тукталышы да булдырылган. Аның аша 4 автобус маршруты йөриячәк. Су спорт төрләре сараеннан Кәҗә бистәсе метро станциясенә бушлай автобуслар да җибәреләчәк.

Айдар Абдулхаков җәмәгать транспортын йөртүчеләрне һәм кондукторларны әзерләүгә дә зур игътибар бирелүен әйтте. Алар квалификация күтәрү буенча махсус курслар узган. Чемпионатка дип махсус йөртүчеләр өчен - 900, ә кондукторлар өчен 500 яңа комплект форма тегелгән.

Казан шәһәре Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Игорь Новиков исә чемпионат объектларына баручыларга автомобильләрен эре сәүдә үзәкләре парковкаларында калдырып, аннан шәһәр автобусларына күчеп утырып барырга киңәш итте. Моның өчен "Тандем", "Мега", "Южный", "Метро", "Максидом" сәүдә үзәкләре һәм "Казан" агропромпаркы янәшәсендә бушлай парковкалар эшләячәк.

Белгәнегезчә, Казан Сабан туен махсус чемпионат барган көннәргә кичектерелгән иде. Шуңа бәйле рәвештә 1 август көнне башкаланың Идел буе районының бер өлешендә транспорт чаралары өчен хәрәкәт ябылачак. Игорь Новиков хәбәр иткәнчә, спортчылар һәм кунаклар катнашында Сабан туе Идел буе районындагы Каенлыкта узачак.

- Бәйрәм көнне Оренбург трактыннан Каенлыкка керү һәм Ферма шоссесына таба чыгу юлларында шәхси транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Биредә җәмәгать транспорты хәрәкәте оештырылачак, - диде ул.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading