16+

Әбиләр заманадан артта калмасын

«Ветераннар, инвалидлар һәм пенсионерлар ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы 18-20 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә «ВнуЧат» инструктор-доброволецларның төбәкара яшьләр слетын үткәрә. Слет Россия төбәкләрендә өлкән яшьтәгеләрне түләүсез нигездә һәм массакүләм төстә компьютер белән эшләү серләренә төшендерү буенча «Әбиләр һәм бабайлар онлайн» (http://babushka-on-line.ru) милли социаль программаны үстерү кысаларында узачак. Слетта Татарстанны Свистунов Алексей белән Хәйруллин Ильяс тәкъдим итәчәк.

Чараның максаты - төбәкләрдә әлеге программаның үз теләкләре белән изгелек кылучылар, ягъни доброволецлар хәрәкәте активлыгына этәргеч бирү. Слет вакытында Россиянең 64 төбәгеннән килгән 100 доброволец-инструкторларны белемнәр белән баетачаклар, алар үзара тәҗрибә алмаша алачаклар. Әлеге төр слет инде икенче тапкыр уза. Беренчесе узган елның сентябрь аенда Санкт-Петербургта узып, анда Россиянең 50 төбәгеннән 100ләп инструктор катнашкан иде. Быелгы өч көнлек слетта төрле презентацияләр, мастер-класслар, тренинглар һәм мәдәни чаралар булачак. «Ел доброволецы» бәйгесенә йомгак ясау һәм «ВнуЧат»ның иң яхшы изгелек кылучыларын бүләкләү тантанасы исә аның иң матур мизгеләре булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading