16+

Әбиләрне ник көчлиләр?

Казанда 81 яшьлек әбине үз фатирында үтүк шнуры белән буып үтергәннәр. Кызганыч, бер ел эчендә бу инде сигезенче очрак. Шәһәрдә пенсионерларга һөҗүм итүче маньяк бар дигән сүзләр дә йөри. Имеш, ул үзен коммуналь хезмәт өлкәсендә эшләүче дип таныштырып, ялгыз яшәүче пенсионерларның фатирларына үтеп керә, аннары аларны үтереп, талап чыга. ТР...

Әбиләрне ник көчлиләр?

Казанда 81 яшьлек әбине үз фатирында үтүк шнуры белән буып үтергәннәр. Кызганыч, бер ел эчендә бу инде сигезенче очрак. Шәһәрдә пенсионерларга һөҗүм итүче маньяк бар дигән сүзләр дә йөри. Имеш, ул үзен коммуналь хезмәт өлкәсендә эшләүче дип таныштырып, ялгыз яшәүче пенсионерларның фатирларына үтеп керә, аннары аларны үтереп, талап чыга. ТР...

Соңгы елларда әбиләрне көчләү, үтерү очраклары аеруча ешаеп китте кебек. Ахырзаман галәмәтедер бу, япь-яшь егетләр карт әбиләрне көчләсеннәр инде? Алай дисәң, элегрәк тә булган мондый җинаятьләр. 1985 елда Яшел Үзән районының бер кечкенә генә авылында 80 яшенә якынлашып килүче бер әбине күрше авыл егете көчләгәнен дәү әнием куркыныч төш кебек искә ала иде. Имеш, аракы сорап кергән салмыш егет теләгәнен алмагач, карчыкны җәберләп идән астына үтереп аткан. Бу хәбәр авыл халкына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Авыл җирендә шундый хәл булсын әле. Башка сыймаслык нәрсә бит бу. Ялгыз яшәүче әбиләрнең кылт иткән тавышка да сискәнеп китүләре гаҗәп түгел. Җинаятьчеләрнең күбесе нәкъ менә яклаучысыз, берүзе генә яшәүче, тиз ышанучан, беркатлы картларны сайлый шул. Кызганыч, авыл җирендәгеләр дә борчылырга мәҗбүр. Әле ел башында гына Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылында 19 яшьлек бер егет 80дәге авылдашын корбан иткән иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эчкән егет әбидән баш төзәтергә акча сорап торган. Пенсионер әҗәткә бирмәгәч, тегесе әбине көчләгән. Корбанының аңсыз икәнен күргәч, дүрт мең акчасын урлап, йортка ут төртеп качкан. Былтыр Балтач районындагы Югары Ушма авылында 68 яшьлек әбине төркем белән көчләп үтергәннәр иде. 22-23 яшьлек өч егетне 4 ел ярымга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Шуның белән вәссәлам...
Срокларын утырып иреккә чыкканнан соң, алар кабат шул юлга басмаслар дип кем вәгъдә итә ала соң? Баксаң, кайбер җинаятьчеләр әбиләрнең үлемтеккә дип әзерләп куйган пенсия акчаларына гына түгел, ә карчыкларның үзләренә кызыгып та фатирларына керәләр икән. Яшьләрнең сексуаль яктан олыларга тартылуы медицина телендә геронтофилия дип атала. «Гаилә» гаиләне планлаштыру үзәге психологы Ирина Чулкова аңлатуынча, геронтофилия дәвалап булмаслык чир. Әлеге авыру геннар аша күчә ала. «Шулай ук ана йөкле вакытта катлаулы авырулар кичерсә, нәтиҗәсе карынындагы балада шул рәвешле чагылырга мөмкин. Тагын бер сәбәбе - балачакта сабыйга җылылык, игътибар, ана назы җитмәү. Кечкенәдән кыерсытылып, кимсетелеп, мәхәббәт тоймый үскән баланың акылында мине беркем дә яратмый икән, мин ул яратуны үзем алачакмын дигән фикер формалаша. Үсмер чакта үзен ямьсез, башкалардан ким дип санаган яшьләр арасында да бу авыруга сабышучылар бар. Беренче уңышсыз мәхәббәт, үз-үзеңә ышанмау - болар барысы да кешенең психикасына тәэсир итеп, ул ярдәмчесез, көчсез әбиләргә тартыла. Шул рәвешле үзен җиңүче, герой дип хис итә. Ирлек сыйфатларын тоя башлый. Әлеге авырудан интегүчеләр арасында никрофилларны да аерып карарга мөмкин. Алары исә башта корбанын үтерә, аннары көчли. Шул рәвешле җылы мәетне тулаем үзенеке дип хис итә, рәхәтлек кичерә», - ди психолог.
Казанда эзләнә торган маньякка килгәндә, мөгаен, аны матди як кызыксындыра торгандыр. Полиция хезмәткәрләре исә халыкны аеруча сак булырга өнди. Бигрәк тә ялгыз яшәүче пенсионерларга таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска, аралашмаска, шикләнгән очракта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә куша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading