Казанда быел 19 балалар бакчасы бинасы капиталь төзекләндерелә. Ләкин, төзекләндерүдән соң, әлеге учреждениеләрнең “файдалануга яраклы” дигән документ-бәяләмә ала алмыйча каңгырап йөрүләре ихтимал.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы старт алды. Казанда 19 балалар бакчасын һәм өч мәктәпне төзекләндерүгә республика бюджетыннан 596,4 миллион сум билгеләнгән.
– Бакчаларда сабыйларга урын җитми әле. Биналарның нык искергән булуы да яңа төркемнәр тупларга мөмкинлек бирми. Казанда елына ике-өч бакча төзекләндерә ала идек, быел 19 бакча колачлана. Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасы башлаганнары өчен Президент Рөстәм Миңнеханов белән премьер-министр Алексей Песошинга зур рәхмәт! – диде мэр Илсур Метшин кичә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Тик мәсьәләнең чишелеше ярым-йорты хәлдәрәк кала икән. Тишелеп беткән кәчтүм-ыштан өстенә яңа бишмәт киеп куйган төслерәк булачак.
– Программада бинаны төзекләндерү генә каралган. Балалар бакчаларында хуҗалык корылмалары, җиһазлар, аш-су әзерләү җиһазлары, ишегалдындагы уен корылмалары да тузган. Аларны яңарту өчен өстәмә рәвештә 366 миллион сум акча кирәк. Бу төр эшләр башкарылмаса, күзәтчелек ограннары балалар бакчасы эшчәнлегенә рөхсәт бирмәскә дә мөмкин, – дип, борчылып, әйтеп үтте торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
Казан шәһәре башкарма комитеты өстәмә акча сорап, Татарстан Президентына мөрәҗәгать юллаган. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Хидиятов әйткәнчә, Казанда өч яше тулган балалар бакча урыннары белән тәэмин ителгән. Өч яшькә якынлашып килә торган ике меңнән артык бала чиратка куелган. Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү бина мәйданнарын нәтиҗәлерәк файдалану, ягъни яңа төркемнәр ачу мөмкинлеге тудырачак.
Комментарийлар