16+

Бистәләр асфальт юлдан мәхрүм калмас

Казанда 2011 елдан башлап, шәһәр һәм бистәләр юлларын төзекләндерү программасы кысаларында, 844 ишегалды юлы төзекләндерелде.

Бистәләр асфальт юлдан мәхрүм калмас

Казанда 2011 елдан башлап, шәһәр һәм бистәләр юлларын төзекләндерү программасы кысаларында, 844 ишегалды юлы төзекләндерелде.

- Бу әле башкалада төзекләндерүгә мохтаҗ ишегалды мәйданнарының 21 проценты гына. Быел янә 220 ишегалды һәм 25 кварталдагы эчке юллар тәртипкә китереләчәк, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Татарстан бюджетыннан бу максатка 1 миллиард сум акча күчерелгән: 500 миллион сумы - Казан юлларын төзәтүгә, 300 миллион сумы - чокырларны ямарга һәм 200 миллион сумы бистә юлларына таш җәяргә.
Ишегалды юлларын төзекләндерү барышында автомобильләр өчен өстәмә 3 мең урын булдырылачак.
Республика бюджетында каралганча, быел Казандагы барлыгы 34 бистәдә 92 юлга вак таш түшәләчәк. 15 бистәдә әлеге эшләр үтәлгән инде.
Бу уңайдан мэр Илсур Метшин:
- Бистәләрдә юлларга вак таш сибеп чыгу мәсьәләне чишми. Шунлыктан, шәһәр бюджеты хисабына асфальт та җәябез. Бистәләрдә яшәүче халык та асфальт юл сорый. Дөрес, бер җәй эчендә барлык бистәләр юлларын асфальтлап чыгып булмый, чөнки акча юк, ләкин мәсьәләне хәл итәчәкбез, - диде.
Казанда комплекслы төзекләндереләчәк ишегаллары:
Лукин ур., 8
Әмирхан ур., 10
Совет ур., 17/1
Декабристлар ур., 180
Мәүлетов ур., 21
Парк ур., 29
Журналистлар ур., 9.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading